Медицина хезмәткәре көне белән!
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Медицина хезмәткәре көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский котлады.
Котлауда әйтелгәнчә, бу бәйрәм мәхәббәт һәм игелек нуры, медикларның хезмәтенә хөрмәт һәм рәхмәт хисе белән сугарылган.
Соңгы елларда районыбызда сәламәтлек саклауның матди-техник базасы ныгый, агымдагы елда Зирекле участок хастаханәсенә, үзәк район хастаханәсенең сөт кухнясына, шулай ук Сөлчәбаш һәм Үргәнчә ФАПларына капиталь ремонт ясала, машина паркы яңартыла, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта.
Халыкның сәламәтлеген саклауга даруханә һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертәләр.
Барлык медицина хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, игелекле хезмәтләрендә уңышлар, бәхет һәм иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев