Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мирхәйдәр Фәйзи турында әдәби дәрес

19 нчы октябрь – татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Фәйзинең туган көне. Ул 1891 елда элекке Оренбург губернасы Орск өязенең Күкшел авылында туа. Аның иҗаты татар әдәбияты, бигрәк тә аның драматургиясе тарихында үзенә аерым бер урын биләп тора.

Әлеге күренекле шәхеснең нәсел очы безнең төбәк – Шахмай авылы белән бәйле. Күренекле драматургның әтисе Мостафа әлеге авылда дөньяга килгән. 19 яшенә кадәр шунда яшәп, бодай күмәче ашау хыялы белән кечкенә арбасын тартып чыгып киткән егет Орск ягына килеп чыккан. “1906 елда әти белән Шахмайга барып, китәргә ат җиккәч кенә зиярәткә барып, Әхмәтҗан бабай (Мирхәйдәрнең бабасы Әхмәтҗан, музей ул салдырган ике катлы бинада урнашкан) кабере янында бик моңлап Коръән укуы, йомшак, ләкин көчле генә искән җилнең шаулап әтинең тавышын дерелдәтүе, әтинең, җылап: ”Хуш, әти, мин моннан соң кабереңә бәлки килә алмам, соң килүемдер”, – диюләре күз алдыма килеп, күземнән яшьләр чыкты”, - дип яза Мирхәйдәр истәлекләрендә.

Язучының туган көне уңаеннан  “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалы җитәкчесе Гөлүсә Баһаветдинова Шахмай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына әдәби дәрес үткәрде. Дәрес барышында балалар бөек драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев