Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Музей бабай”ны искә алдык

Зирекле авылында, районда Мидхәт Газыймовны белмәгән, искә алмаган кеше юктыр.

Гомере буе халкына җиң сызганып хезмәт иткән шәхес. Гомер агышының бер яртысын мәктәпкә багышласа, икенче яртысын музей тормышын җанландырып дәвам итә мөгаллим, тарихчы. Яше дә, карты да, олысы да, кечесе дә хөрмәт белән искә алырлык итеп, үзеннән соң да сагынып сөйләрлек гамәлләр, эшләр, гомумән, бай мирас калдырып китте ул.

Шул уңайдан 16 январьда музей хезмәткәрләре «Чын күңелдән сөйләшү» исеме астында М.Газыймовны искә алу кичәсен оештырды.

Очрашуга Чистай шәһәре төбәкчеләре, Акбүре, Шахмай авылларыннан музей хезмәткәрләре, ветеран укытучылар, хезмәттәшләре, лицей укытучылары һәм «Музей бабай»ның яраткан шук укучылары, авылдашлары җыелды, тормыш иптәше хөрмәтле Зәйтүнә ханым, кызы Алсу катнашты.

Мидхәт Гариф улы Газыймов киң күңелле, олы йөрәкле, тирән, төпле акыллы, ярдәмчел, якты кеше иде, аңа бәйле истәлекләр дә күп яңгырады.

Кичәнең темасы эчтәлегенә туры килде, һәркем үзенә җитәрлек күңел җылысы алып китте. Мидхәт абый турында бар да сөйләнеп, язылып беткән кебек иде, юк икән: 4сәгать тә аз булды әле. Һәркемнең чыгышы кызыклы, мавыктыргыч, чөнки Мидхәт абыйны искә төшергәндә, үзләренең тормышы, эше дә күз алдына килә барды. Зирекле авылында туып үскән, хәзергесе вакытта Акбүре авылында яшәүче мәгариф ветераны Закирова Гөлфирә Харис кызы (1943 е.т.) авылын сагынып, үзе иҗат иткән шигырен укыды, Мидхәт абый турында җылы хәтирәләр сөйләде, елый-елый тыңладык.

Укучылар өчен бу чара тәрбия сәгате дә булды. Үзебезнең күренекле шәхесләребез турында киләчәк буын белергә һәм беркайчан онытмаска тиешләр, - дип басым ясады үзенең чыгышында Альмира Инзил кызы. Очрашу мул итеп әзерләнгән табын артында мөнәҗәт әйтеп, догалар укып тәмамланды.

Һәрчак кояштай елмаеп торучы мөлаем, ачык йөзле, киң күңелле Мидхәт абый безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Мидхәт абыйның рухы шат булсын иде.

Шушы чараны оештыруда катнашкан укытучыларыбызга, укучыларга һәм килгән кунакларга, хезмәттәшләремә олы рәхмәтләремне җиткерәм! Тагын күп еллар шулай бергә аралашып яшәргә, эшләргә насыйп итсен Раббым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев