Зирекле музеенда үткән матур бәйрәм!
Октябрь ае безгә һәрвакыт сары яфраклар, җылы кояш нурлары һәм, әлбәттә, күңелле бәйрәмнәр алып килә. Менә бүген дә безнең музейда бик җылы, истәлекле һәм күңелле чара узды!
Бездә кунакта - мәктәбебездә эшләп лаеклы ялдагы өлкән мөгаллимәләребез, гомерләрен туган җирдә колхоз кырларында, фермаларында хезмәт иткән өлкән буын кешеләре, быел юбиляр булып, өлкәннәр рәтенә аяк баскан кадерле дусларыбыз җыелды.
Иң элек, безнең зирәк, тормыш тәҗрибәсе туплаган, һәрвакыт дөрес юл күрсәтүче өлкәннәребезне котладык.
Аннары, күңелләребезгә белем нуры салган, тормыш сукмагына чыгарган укытучыларыбызны зурладык. Шулай ук, гомерләрен туган җиренә багышлап, икмәк үстергән, иң авыр елларда, 40 ар ел, аннан да күбрәк, фермада сыер савучы апаларыбызны, авылыбызны яшәткән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рәхмәт әйттек.
"Йолдыз" балалар бакчасы тәрбиячеләре ярдәмендә кечкенә дусларыбыз да бик матур чыгышлар әзерләделәр, өлкәннәрне котлап, күңелләрен күтәрделәр. Аларның шат йөзләре, моңлы җырлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
"Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрия Сәлимова да үзенең җылы котлау сүзләре белән барлык катнашучыларны бәйрәмнәр белән тәбрикләде. Авылыбызның талантлы үзешчәннәре дә матур моңлы җырлары белән кунакларны сөендерделәр.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген.Тыныч картлыкта гомер кичерегез!
Бәйрәмебездә катнашкан һәркемгә рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев