Наталья Таротина: «Минем эшем - кешеләргә бәйрәм бүләк итү»
Җәмгыять

Наталья Таротина: «Минем эшем - кешеләргә бәйрәм бүләк итү»

«Архангельская краса» халык ансамбле җитәкчесе һәм солисткасы авыл мәдәният йортын җитәкли.

Наталья Таротина - бу исем 30 ел дәвамында «Архангельская краса» сүзтезмәсе белән бәйле. Бала чагында ук кызга «артистка» дигән сүзләр еш әйтелгән, кечкенәдән әнисе артыннан «Виновата ли я» яки бабасы Иванның «Ойся, ты Ойся» җырларын һәрчак кабатлап йөргән, шулай булса да Архангел мәктәбен тәмамлаганнан соң башка һөнәрне сайлаган.

Беренче белеме буенча ул модельер-конструктор, хәтта күпмедер вакыт Ленинодагы көнкүреш йортында эшләгән. Әмма һәрчак җырлаган: туганнары әйтүенчә, яшьтән үк (үзе хәтерләми). Һәм, мөгаен, үзенең җырлавы белән башкаларны да сөендерәсе килгәндер, шуңа да сәхнәгә тартылгандыр.  Шуның өчен икенче һөнәр үзләштерә, Алабуга көллиятендә читтән торып режиссерлык бүлеген тәмамлый.

Мәктәптә пионервожатый булып эшләгән чорда Наталья Таротина ВУЗда өченче - педагог-психолог һөнәрен үзләштерә. 

Юк, «корочка» өчен түгел.  Өч һөнәрне дә максатчан рәвештә ала һәм алар аңа төп эшендә - авыл мәдәният йорты директоры буларак ярап та куя.

Мәдәният йортында үз эшчәнлеген халыкны мәдәни тормышка тартудан башлый. Ә ул вакытта кешеләрне кызыксындырырлык нәрсә булмый. Менә шуннан вокал төркеме булдыру идеясе туа.  Ә бу җиңел түгел.

         «Архангельская краса»

«Эшне оештырганда төркемдә Ольга Осипова, Ольга Беляева, Надежда Романова (2007 елда Яр Чаллыга күченде), Надежда Ершова, Елена Подопрелова, Оксана Барсуковалар бар иде.  Алар белән без мәктәптән үк дус идек, бергәләп мәктәп чаралары уздырдык, иҗат отчетларында катнаштык, югары уку йортларын тәмамлаганнан соң барыбыз да туган авылга кайттык, гаиләләр кордык, - дип сөйли Наталья. -Безнең һәрберебезгә 19-20шәр яшь иде һәм без концертларда катнашуыбызга шат идек, «Краса» төркеме исемен уйлап таптык. Ә 2001 елдан безгә Наталья Забродина, Екатерина Барсукова һәм Мария Барсукова кушылды.

 Аннары төркем исемендә тагын бер сүз пәйда булды һәм «Архангельская краса» коллективы барлыкка килде. 

Коллективны торгызуда ярдәм иткәне өчен без ул елларда районыбызның мәдәният бүлеген җитәкләгән Рөстәм Рәхимовка бик тә рәхмәтлебез.

2010 елда «Архангельская краса» халык исемен алды, бу кайбер финансларны һәм АМЙ штатында өстәмә 4 ставка булдыруны таләп итте.

Репертуарны кызлар үзләренә күбрәк ошаган җырлардан сайлап алдылар. Популяр җырчыларның язмаларын тыңладылар, соңыннан үзләре, ноталарсыз гына җырладылар.

Минзәләдәге зона конкурсларының берсендә Түбән Кама артистлары белән бер бүлмәдә әзерләнгәндә, хор белеме алмавыма бераз үкендем.

 «Тегеләр бер почмакта җырлый, ә без-икенче якта. Кинәт алар бездән: «Кызлар, ә сез ничә тавыш белән җырлыйсыз?», - дип сорамасыннармы? «Икегә» - дибез.  Оят иде, мөгаен, алар безне дилетантлар дип уйлаганнардыр. Ләкин безнең чыгыштан соң ул коллективтан ике ир-ат килде һәм: «Вәт, ичмасам, булдырасыз! Менә хәзер без сезне ишеттек!», -диделәр.  Аларның фикерләрен белү безгә, әлбәттә, бик ошады, - дип сөйләде Наталья. -Тик әтиемнең, талантлы гармунчы буларак, мине гармунда уйнарга өйрәтмәвенә һәрчак үкенәм: ул безнең коллективка бик тә ярап куйган булыр иде».

 «Архангельская краса» төркеме 30 елга якын тамашачыларны үз чыгышлары белән сөендерә, ә 2017 елда Мәскәүдә узган «Моя весна - Моя победа» концертында катнашуларын үзләренең төп казанышлары дип саныйлар.

Илһам каян килә

«Беренче елларда ирем Сергей безгә аппаратураларны көйләргә, чыбыклар сузарга һ.б. ярдәм итте. Тик соңыннан түзә алмады: «Концерт башлангач, мин сезнең өчен нык борчылам, хәтта, кулларым да тирли башлый!»,- диде һәм концертларга йөрми башлады, - дип сөйли Наталья. - Аның каравы, ул безнең уртак бизнеста - халыктан сөт сатып алуда күп эш башкара. Үткәрелгән бәйрәмнәрнең иганәчесе һәм бу мине сөендерә.

Минем өчен иҗатта һәм профессиональ эшчәнлектә илһам бирүчеләрем - алар минем балаларым - Павел һәм Мария, шулай ук оныкларым Тимофей, Злата һәм Октавия.

Тик шулай да, клубта үз коллективыбыз белән очрашкач, барысы да икенче планга китә. Ә беренче план - яңа җырлар эзләү, текстны ятлау, репетицияләр һәм концертлар. 

«Березка»

1998 елда  АМЙ каршында тагын бер иҗат коллективы-«Березка» оеша, ул 3-4 нче сыйныф укучыларыннан туплана һәм 11 нче сыйныфка кадәр алар төркемдә җырлый. Аннары яңа состав җыела. Быел да төркемгә талантлы балалар килде.

«Любава»

 Моннан нәкъ 5 ел элек «Любава» вокаль ансамбле оештырылды, аның составында - өченче яшь төркеме кешеләре. Ансамбльне булдыру җиңел булмады: талантлы һәм тавышлы кешеләр күп, ләкин барысы да халык алдында чыгыш ясарга оялды. Педагог-психологны «җәлеп итәргә» туры килде. Бүген «Любава» коллективы авылда һәм районда иң кирәклеләре, аларның чыгышларыннан башка бер генә бәйрәм дә үтми. «Любава» ансамбле «Балкыш» республика конкурсы дипломанты һәм лауреаты да әле!»

Тамашачыга - елмаеп!

«Модельер-конструктор» дип аталган беренче белеме Наталья Таротинага концерт киемнәре тегүгә заказ биргәндә кирәк була.  

Бүген аларның һәрберсенең берничә костюмы бар һәм Наталья алдагы чараның нинди булачагын алдан ук күрә белә.

Аның режиссерлык белеме - массакүләм чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә яхшы ярдәм итә.

Архангел Бистәсендә үткәрелә торган массакүләм бәйрәмнәр һәрвакыт яхшы кәеф, уңай эмоцияләр белән сугарылган, ә аны, беренче чиратта, бәйрәмнәрне алып баручы Наталья Таротина һәм аның коллективы тудыра.

Якты, төсле бәйрәмне без, тамашачылар, күрәбез. Әмма үткәрелүче бәйрәмнәрнең барлык матур төсләре артында материал эзләү, репетицияләр, чыгышлар, бәйрәм кызыклы һәм мавыктыргыч узсын өчен барысы да әзерләнгәнме? - менә шул хакта дулкынлану кебек зур хезмәт тора.

Тик тамашачылар һәм кунаклар бәйрәмне оештыручыларның йокысыз төннәрдән арыганлыкларын сизмәячәк. «Сезнең йөзегездә беркем дә арыганлыкны күрергә тиеш түгел» дигән кагыйдәне Наталья күптән үз иткән инде. Проблемаларны сәхнә артында, арыганлыкны макияж астына яшереп, кешеләргә елмаеп бәйрәм бүләк итәләр!


Нет комментариев