Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Никоновлар гаиләсенең тарихи битләре

6 майда Яңа Чишмә гимназиясе бинасында "Үлемсез полк" циклыннан китап тәкъдир итү чарасы үтте. "Как любил я..." - безнең якташыбыз, атказанган мәдәният хезмәткәре Антонина Банцырева тарафыннан язылган һәм быел басылып чыккан шушы китап Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык Татарстан халкына багышланган.

Китапта аның абыйсы Павел Никонов көндәлегеннән дә сәхифәләр (ул аны өендә үк яза башлаган булган һәм фронтта дәвам иткән), Никоновлар гаиләсенең шәхси фоторәсемнәре, шулай ук инде 70 елдан артык гаиләдә кадерле әйбер буларак саклана торган көндәлек язуларның фоторәсемнәре дә урын алган. -Бу шәхси көндәлек. Монда сугыш, батырлык турындагы язмалар юк, фәкать яшь кешенең чын күңелдән әйтелгән сүзләре генә,- диде китап авторы.
Павел Никонов 1945 елның 25 февралендә, Җиңүгә ике ай кала, һәлак булган. Көндәлектәге язмалардан без аның сугыш бетәчәген һәм үзенең үлемен алдан сизенүен беләбез.
Антонина Банцырева үзенең туган ягы Яңа Чишмәгә китапны тәкъдир итү чарасына үзенең туганнары - кызы, оныклары белән бергә кайткан, алар кунакларга үзләре алып килгән китапларны бүләк иттеләр. Чарага чакырылган укучылар, китапханәчеләр, музейлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка күп кенә яңачишмәлеләргә мөрәҗәгать итеп, китап авторы: "Сезнең гаиләдә дә геройлар, сугышта катнашучылар бардыр, аларның исемнәрен онытмагыз, аларның тормыш тарихы сезнең нәсел истәлеге булып калсын", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев