Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Никулиннарның бәхет сере: тамырлар кайда – шатлык та шунда

Рус Бистәсендә гомер кичерүче гаилә дөрес тормышның үз җиреңдә, хезмәттә һәм мәхәббәттә булуын раслап яши

Рус Волчьясында яшәүче Валерий һәм Ирина Никулиннар – гаҗәеп гаилә. Күптән түгел аларны «Слободское кольцо-2025» фестивалендә туган җирләренә тугрылыклары һәм йорт янын үрнәк тәртиптә тотулары өчен хөрмәтләделәр. Без укучыларны бу искиткеч гаилә белән якыннанрак таныштырыр өчен аларда кунакта булдык.

Аларның тарихы – кече Ватанга мәхәббәт тарихы. Икесе дә бу авылда туганнар, бер мәктәпкә йөргәннәр. Валерий Иринадан алты яшькә олырак, ләкин авыл җирендә һәркем уч төбендә кебек. Алар балачактан ук әти-әниләренең ничек яшәвен күреп, үзләренең ни теләгәннәрен аңлап үскәннәр. Ә теләкләре уртак –  ата-бабалар нәсихәт иткәнчә дөрес яшәү.Мәсәлән, Валерийның әтисе Василий Никулин бистәдә үзенең авылы өчен чын күңеленнән кайгыртуы, аның табигатен саклау һәм яр буйларын тәртиптә тоту өчен тырышуы белән билгеле булган.

Алар 1990 елда, ил өчен иң авыр вакытларда өйләнешәләр. Күпләр ул вакытта авыллардан яхшырак тормыш эзләп китә. Ә Никулиннар үз бәхетләрен читтән эзләмиләр – алар аны туган җирләрендә, тамырлары тирән булган җирдә үзләре төзи.

Ул вакытта Валерий инде совхозда куәтле К-700 тракторында эшли, ә Ирина мәктәптә балаларга биология һәм география укыта. Бергәләп йорт салып керәләр, балалар үстерәләр һәм алны-ялны белми эшлиләр. Хуҗалыклары алар өчен муллыкның төп чыганагына әверелә. Сыерлар, дуңгызлар, кош-корт тоталар, бакчада күп итеп бәрәңге, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр.

Кызлары Анжелика һәм Анастасия (яшь аралары ике ел ярым) һәр нәрсәдә әти-әниләренә ярдәм итә. Алар әни белән әтиләре эшләгәннәренең барысы да аларның киләчәге өчен икәнен аңлап үсәләр. Кызларның балачактан бер хыяллары бөреләнә: мөстәкыйль булып,  әти-әниләренә, ниһаять, ял итәргә һәм дөньяны күрергә мөмкинлек бирү.

Никулиннарның кызлары да җиңел юллар эзләми, үзләренә җитди һөнәрләр сайлаганнар: Анжелика юрист булып киткән һәм хәзер Казан полициясендә эксперт-криминалист булып эшли. Анастасия медицина белеме алган һәм Казан хастаханәләренең берсендә диагностика табибы булып эшли.

«Ике кызыбыз да кияүдә, - дип елмаеп сөйли Ирина, - һәм хәзер без әтиләре белән булдыра алмаганны тулыландыралар: аңа оныклар – малайлар табалар. Бездә алар дүртәү инде! Һәм бер кызчыгыбыз бар. Гаиләбез зурая һәм байый бара».

Моннан 10 ел элек Валерий белән Ирина бер ай буе Европа буйлап сәяхәт иткәннәр, Франция, Италия, Германия һәм Испаниянең истәлекле җирләренә сокланып йөргәннәр. Тәэсирләре бик күп була! Ләкин өйләренә алар үзләренең шундый ук матур һәм күңелгә якын илләренә кайтуларын уйлаудан канатланып очып кайталар.

Быел балалар таләбе буенча Никулиннар ун көнгә хуҗалыкларын балаларның ышанычлы кулларына тапшырганнар һәм Төркиядә ял иткәннәр.

Сәламәтлекләре белән проблемалар булуга карамастан, алар эшсез утырырга күнекмәгәннәр. Йорт тирәсен элеккеге энергия белән төзекләндерәләр, бакчада бик күп чәчәкләр үстерәләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Аларның «азык-төлек программасы» үзгәрми: хуҗалыкта элеккечә дуңгызлар һәм кош-корт күп – ана дуңгыз үстерәләр, инкубаторда төрле токымлы чебиләр, үрдәкләр чыгарып, үстерәләр.

Ирина укытуын дәвам итә, ә Валерий элеккечә иярдә – шундый ук К-700 белән идарә итә, тик хәзер нефть оешмасында.

Аларның тормышы – ул теория түгел, практика. Дөрес тормыш практикасы. Никулиннарча: тамырлар кайда, шатлык шунда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев