Нина Пузикова: «Теләсә нинди мәсьәләне профессиональ хәл итәргә әзербез»
Яңа Чишмәдә клиент хезмәте тулы көченә эшли
Социаль хезмәткәрләр көне алдыннан без клиент хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Нина Пузикова белән аралаштык һәм коллективның нинди нәтиҗәләргә ирешкәнен белдек.
— Нина Ивановна, командагызның составы һәм коллективның төп бурычлары турында сөйләгез әле.
— Безнең төп максат — клиентларга тиешле хезмәт күрсәтү, гражданнарны сыйфатлы кабул итүне тәэмин итү һәм дәүләт хезмәтләре дәрәҗәсен күтәрү.
Пенсия һәм Социаль фондлар берләшкәннән соң әлеге хезмәтләр исемлеге киңәйде. Хәзер кешеләр берничә мәсьәләне бер тәрәзәдә хәл итә алалар. Без шулай ук эш графигын үзгәрттек: һәр айның соңгы шимбәсендә хезмәт 9:00 дән 12: 00 гә кадәр ачык.
Ай саен без:
-Яңа Чишмәдә яшәүче 4000нән артык пенсионерга пенсия түлибез.
-Туендыручысын югалту уңаеннан 99 пенсия билгелибез.
— Ай саен федераль ташламадан файдаланучы 1313 кешегә акчалата түләү рәсмиләштерәбез.
— 258 пенсионерга өстәмә федераль түләү исәплибез.
— Инвалидлар өчен шифаханә-курорт юлламалары һәм реабилитациянең техник чаралары (ТСР) бирәбез.
— СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә (тернәкләндерү программаларын да кертеп) ярдәм күрсәтәбез.
Безнең эшнең нәтиҗәлелеге 13 төп күрсәткеч буенча бәяләнә, шуларның 6сы белешмә характерда. 2024 ел нәтиҗәләре буенча хезмәт нәтиҗәлелеге коэффициенты 95,57% тәшкил итте, бу төбәктәге 52 клиент хезмәте арасында 18 нче урынны алырга мөмкинлек бирде.
Безнең коллектив — безнең горурлыгыбыз
Безнең команда тотрыклы һәм җайга салынган, белгечләрнең күбесенең стажы 10-15 ел. Яңачишмәлеләр сораулар белән Миләүшә Минабетдинова һәм Светлана Буйняковага мөрәҗәгать итә, белгечләребез аларны һәрвакыт елмаеп каршы алалар, тыңларга һәм һәр килүчегә ярдәм итәргә әзер.
Яшь буенча лаеклы ялга китүче гражданнарның эшен КС җитәкчесе урынбасары Елена Закирова, ташламалы стаж буенча баш белгеч-эксперт Зоя Ситникова алып бара. Үзләренең зур стажы һәм эш тәҗрибәсе нәтиҗәсендә алар барлык мәсьәләләрне дә җиңел хәл итәләр, гражданнар тарафыннан тапшырылган пенсия документларына оператив бәя бирәләр, кирәкле запрослар ясыйлар, гражданнарга пенсияне вакытында һәм максималь күләмдә билгеләү өчен һәр белешмә, һәр документ өчен чын күңелдән борчылалар. Һәрвакытта да тыңларга, мәгълүмат бирергә һәм теләсә нинди мәсьәләне хәл итәргә әзерләр.
2024 елның октябреннән Людмила Нестерованы әйдәп баручы белгеч-эксперт вазыйфасына күчерделәр. Ул запросларны эшкәртә, шәхси счетларга төзәтмәләр кертә. Людмила тиз арада эшкә һәм коллективка кереп китте һәм куелган бурычларны вакытында үтәп чыга.
Әйдәп баручы белгеч-эксперт Елена Лихачева шәхси исәпкә алу һәм иминият кертемнәрен администрацияләү бүлегендә эшли. Аның эше иминиятләштерүчеләрдән хисаплар кабул итүдән, тикшерү һәм аларга хәбәрнамәләр җибәрүдән гыйбарәт.
Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева бала карау буенча декрет ялында. Вакыты тыгыз булуына карамастан, ул безнең эш белән кызыксынуын дәвам итә. Күпьеллык тәҗрибәсенә таянып, һәрвакыт ярдәм итә, киңәшләр бирә. Лилия Наильевна улы белән шөгыльләнгәндә, аның урынын мин — Нина Пузикова билим.
Клиент хезмәтендә мин ташламалы стажны бәяләү буенча белгеч-эксперт булып эшли башладым, аннары җитәкче урынбасары итеп билгеләндем, 2023 елның июленнән — җитәкче вазифасында.
Административ-хуҗалык хезмәткәрләрен билгеләп үтми булдыра алмыйм. 15-20 елдан артык стажлы Лена Кудряшова һәм Людмила Бутина кабинетларда гына түгел, ә беркетелгән участокларда да җыештыралар, үләнне чабалар, клумбага чәчәкләр утырталар һәм су сибәләр, хатларны почта элемтәсе бүлекчәләре аша җибәрәләр. Производство ихтыяҗына бәйле рәвештә барлыкка килгән барлык йөкләмәләрне дә намус белән үтиләр.
Күптән түгел безнең коллективка хуҗалык мөдире Валентина Ембахтова да килде. Ул документларны кабул итә, исәпкә ала һәм терки, аларның сакланышын тәэмин итә, кадрлар хезмәте компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча СФР бүлеге белгечләре белән хезмәттәшлек итә, хуҗалык инвентаренең төзеклеген тәэмин итә, кирәкле җиһазлар, канцелярия белән тәэмин итә, су һәм электр чыгымнарын исәпкә ала, җитәкченең аерым йөкләмәләрен үти.
Җиде елдан артык безнең белән машина йөртүче Тәлгать Вәлиуллин эшли. Коллектив аның җаваплылыгын һәм автомобильгә сакчыл мөнәсәбәтен югары бәяли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев