Агачтан аның ясамаган нәрсәсе юк: сыерчык оясыннан башлап, ул өстәл- урындыклар, табуреткалар, атынгыч кәнәфиләр, эскәмияләр, этажерка, сырлап беседкаларга чаклы ясый. Кирәкле материалларны - борысларны, такталарны Виктор район үзәгеннән сатып ала. Өй өчен нигездә әйберләрне каен агачыннан ясый, чөнки каеннан ясалган җиһаз нык була, мунча өчен юкәдән файдалана. Өйдә агач эшләре остасы яшәгәнлеген верандасында әзер диярлек, тик әлегә буялмаган өстәл үзе үк әйтеп тора. Агач эше (столярлык) белән ул кечкенәдән мавыга. Әтисе бик оста кеше, ул улына үз кәсебен - һөнәрен бөтен нечкәлекләре белән өйрәткән. Әле дә идеяларын бергәләп тормышка ашыралар: кисәләр, шомарталар, ясыйлар. Кайчагында Виктор мастерскойда үзе генә дә була.
-Остаханәсеннән кич бик соң кайта, иртән иртүк китә, - дип сөйли хатыны Надежда. -Агач эшен бик ярата, бөтен буш вакыты шушы мавыгуына китә.
-Әйе, шуннан башка мин тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, - дип җөпли хатынының сүзен ул. -Материалларга акча күп китәме соң, дип сорыйсызмы? Бик күп, - дип елмая Надежда.
Виктор остаханәсендә ял көннәрендә, эш көннәрендә кичләрен, эштән буш вакытында эшли (ул райгазда газ җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча слесарь). Үзенең остаханәсендә ул җиһазларны заказга туганнарга, дусларына, хезмәттәшләренә ясый. Бәяләре үтемле, әйбернең үлчәменә яки катлаулыгына бәйле, әйтик, табуреткалар 700 сумнан, өстәлләр 5000 сумнан башлана. Өендә бөтен җиһаз үз кулы белән ясалган булган, хәзер инде сатып алганнары да бар. Үзе ясаган әйберләрнең кайберләрен запас частькә сүткән, тик бик шәп кухня җыелмасын калдырган - ул карап туймаслык. Ясаган җиһазлары бик шәп, соклангыч, араларында үзенчәлекле дизайн белән эшләнгәннәре дә бар, болар эскәмия- комод, өстәл - комод, боларны ясау идеясын ул Интернеттан алган.
-Мондый матур әйберләр ясавы авырмы? - дип сорыйбыз Виктордан.
-Авырмы, түгелме, барысына да вакыт кирәк, - дип җавап бирде Виктор. -Мисал өчен, бер урындыкка гына да бер көн кирәк.
Әлбәттә, теләсә нинди матур әйберне, сәләтеңне эшкә җигеп, белеп эшләү кирәк, шулай булмаганда, син оста куллы кеше була да алмыйсың. Матурлыкны булдыру җентеклелек таләп итә. Ә җиһаз, мисал өчен, күзләрне сөендерү генә түгел, ә нык һәм озак хезмәт итәргә дә тиеш.
Викторның гаражында остаханә өчен өч бина бүленгән (икесе җылытылган): берсе агачны беренчел эшкәртү өчен ("циркуляркасы" да бар), икенчесе токарь станогы (күптән түгел генә сатып алган), шомарту станогы һәм кул инструментлары белән эшкәртү өчен, өченче бина - буяу өчен. Буяу эшендә 16 яшьлек кызы Ангелина булыша, икенче кызы София дә үсеп килә, аңа әле ике генә яшь. Улы Никита нефть техникумында укый, әтисенең шөгылен дәвам итү теләге әлегә юк, әмма киләчәктә моңа тартылыр дигән өмет бар. Остаханәдә һәр җирдә тәртипсезлек - ясалган әйберләр өеме, йомычка, пычкы чүбе дисәң дә, бу шулай булырга тиеш тә, димәк, монда һәр көнне эш кайный дигән сүз.
Сүз уңаенда, Виктор, гомумән, һәр эшкә маһир кеше, өендә тарттырылган түшәмне дә үзе ясаган. Чын авыл кешесе ул: терлекләр асрый, хатыны Надежда белән бергәләп сыер, бозау, дуңгыз балаларын карарга да вакыт таба.
Әлегә агач эше аның бер мавыгуы гына булса да, кем белсен, кайчан да булса ул "Ребров һәм К" гаилә брендына әверелер, бәлки.
-Кайчан да булса үз эшемне, бәлки, ачармын да, - дип раслады ул. - Планнарым зурдан. Үз остаханәмне булдыру теләге бар, - диде.
Гомумән, ул чын хезмәт кешесе генә түгел, ә кирәкле һәм файдалы эш кешесе дә.
Нет комментариев