Очар өчен канат кирәкме?
Гаҗәп, безнең авылдан 2 километр ераклыкта гына чып-чын Кулибин яши икән бит! Сүзем – Шахмай авылының тимер остасы Ришат Ильязов турында
Җәй көннәренең берсендә җитмеш төрле һөнәр иясе Ришат абый белән танышу миңа да насыйп әйләде.
Ильязовларның капка төпләренә килеп туктауга ук йорт хуҗасының иҗади, тынгысыз икәнлеге сизелеп тора. Төрле станоклар, тимер бөгү җайланмалары, үзенчәлекле эшләнмәләр... Кыскасы, нәрсәләр генә юк инде анда, күзләр төрле якка йөгерә. Тормыш иптәше Әлфия апа да «нәрсә заказ бирсәм, бөтенесен ясый ул, шөкер, куллары алтын» дип останы үсендереп куя. Үзе ире ясаган әйберләрне (өстәл, табуретка, гөлләр кую өчен эшләнмә, үзенчәлекле элгеч, беседка...) санап, күрсәтеп тора.
Ришат абый – гомерлек машина йөртүче, бүгенгесе көндә лаеклы ялда. Әллә һөнәре машина белән бәйле булганга техниканы шулай әйбәт беләме икән ул? Хәер, белмәсә, үзе трактор да, очкыч та җыя алмас иде! Тимер кисәкләренә җан биреп, күкләрдә очырыр, җирдә йөртер өчен күпме тырышлык кирәк бит. Әмма Ришат абый үзе: «Аның бернәрсәсе дә юк, җыясың да куясың, ул эшне кем дә булдыра инде,» - ди. Нәрсә, нәрсә, осталыгы белән тыйнаклыгы да бер чама икән останың.
Төбенә төшә торгач, Ришат абыйның 6нчы сыйныфтан ук очкычлар белән кызыксынганы билгеле булды. Интернетсыз замана! Укучының иң якын дусты техника турында китаплар булган. «Очкычларның рәсемнәрен күргәч, ул чакта ук ясарга хыялланган идем» дип искә ала ул мәктәп елларын. Максатына тугры кала, еллар үткәч үзе җыйган мотодельтапланда һавага күтәрелә. Әйтеп узарга кирәк, осталык аның канында ага. Заманында авылда беренчеләрдән булып Ришат абыйның бабасы җил генераторы ярдәмендә өйгә ут кертә.

Үзе «минем башкалардан артык җирем юк» дисә дә, ул барыбер уникаль шәхес! Алтын куллы, хыялларына тугры, тынгысыз җанлы кеше. Күкләрдә очар өчен аңа канат кирәкми, ул барысын да үзе ясарга сәләтле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев