Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өченче декабрьдән инвалидлар ункөнлеге башлана

Хәзер районда сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән 1113 кеше яши, шул исәптән 136сы - 1 төркем, 450се - 2 төркем һәм 527се - 3 төркем инвалид, 49ы - инвалид-балалар.

Ункөнлек вакытында үткәреләчәк чаралар белән «Эшлекле сишәмбе»дә районның социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева таныштырды.  

Инвалидлар ункөнлегенә районда байтак чаралар планлаштырылган. 

Бу - Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Аеруча кайгыртуга мохтаҗ кешеләр» дигән концерт, балалар өчен «Без дөньяны - ә ул безне ишетә» дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы, өйгә барып үткәрелә торган «Игелекле эшләр марафоны» хәйрия акцияләре, «Бер-береңә игелек кыл» дип аталган түгәрәк өстәл артында очрашулар, шулай ук Интернат-йортта «Шәфкатьлелек» һәм «Җылылык нурлары» акцияләре - районның иҗади коллективлары һәм инвалидларның җәмгыять оешмасы белән очрашулар. 

 Китапханә хезмәткәрләре игелек дәресләре, аралашу сәгатьләре һәм әдәби бәйрәмнәр оештырачаклар. Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр янына яңа журналлар һәм китаплар белән барачаклар. Клублар белән берлектә өйләргә барып «Яхшылык бүләк итәргә!» акциясен, концерт программалары, ял кичәләре һәм очрашулар үткәрәчәкләр, чәй табыннары, түгәрәк өстәлләр, авылдашларның иҗади эшләнмәләре күргәзмәләрен булдырачаклар.  

 Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре декоратив-кулланма иҗат буенча мастер-класс үткәрүне планлаштыралар. Районның барлык музейларында да хәйрия экскурсияләре узачак.
 БСМ педагоглары биредә укучы балалар белән инвалид балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрәчәк. 

Интернат-йорт хезмәткәрләре үз карамагындагыларга сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр турында мотивацион фильмнар күрсәтеп, «Үзенчәлекле кешеләр» дигән лекция-әңгәмә, адаптив спорт уеннары, иҗади дәресләр нәтиҗәләренә нигезләнгән эшләнмәләр күргәзмәсе, «Могҗизалар кыры» уены һәм шашка буенча турнир оештырачаклар.  

     «Кайгырту» ХСХКҮ белгечләре өйдә торып хезмәт алучылар өчен бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү буенча «Игелек визиты» акциясен һәм мөмкинлекләре чикле балаларга күңел ачу чарасын планлаштырганнар. 

  ФОРПОСТ директоры һәм профилактика отрядлары кураторлары «Кешеләргә игелек бүләк итегез» сыйныф сәгате һәм «Игелекле булсаң - син бәхетле» программасын үткәрәчәкләр.
 Яшьләр эшләре буенча бүлек «Олимп» УСЗда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр катнашында спорт чарасы һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларның өйләренә барып, хәйрия акциясе оештырачаклар. 

 «Аҗаган» яшүсмерләр клубында «Янәшә булу җиңел» һәм «Ярдәм кулын суз» традицион акцияләре узачак: волонтерлар сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә хуҗалык эшләрендә ярдәм итәчәкләр һәм аларга үз куллары белән ясалган сувенирлар бирәчәк. 

 Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре үтәчәк, инвалидларның казанышлары турында «Несмотря на недуг» дигән видеофильм күрсәтеләчәк. Педагоглар балалар белән берлектә «Йөрәк бүләк ит» акциясен һәм «Һәрчак яхшылык юлыннан бар» рәсемнәр күргәзмәсен оештырачаклар.  

1 декабрьдән 10ына кадәр район учреждениеләре хезмәткәрләре инвалидларның хокукларына һәм ихтыяҗларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Уңайлы мохит» - Тоталь тест» Бөтенроссия акциясендә катнашачаклар. 

      Халыкара инвалидлар көне барлык мөмкинлекләре чикле кешеләрне берләштерә! Без бу көннәрне алар өчен бәйрәмгә әверелдерергә телибез, шул вакытта алар үзләренең көчле якларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев