Оксана Фомина: "Өйдә тынлык булганда минем, хәтта, кәефем дә бозыла"
Җәмгыять

Оксана Фомина: "Өйдә тынлык булганда минем, хәтта, кәефем дә бозыла"

Оксана Фомина күп балалы ана статусын ике атна элек кенә алган.

Яңа Чишмәдә яшәүче Оксана һәм Виктор Фоминнар гаиләсендә  4 һәм 2 яшьлек сабыйлар үсеп килә, ә 11 ноябрьдә  аларның тагын бер кызлары туган. Хәзер инде зур гаилә өйдәге тынлык турында бары тик хыяллана гына алачак.

Әле ике генә ел элек алар өчәү гомер иткәннәр: Виктор, Оксана һәм аларның ике яшьлек кызлары Яна. Туарга тиешле ир-баланы түземсезлек белән көткәннәр. Гаилә бер генә түгел, ә берьюлы өч кешегә тулыланыр дип беркем дә уйламаган.

«Мин сөенеп улымның дөньяга килүен көткәндә, гаиләбезне кара кайгы каплады - энем белән сеңелемне ятим калдырып, әнием үлеп китте. Без ирем Виктор белән бер минут та уйламыйча, аларны опекага алдык, ә тиздән безнең Колябыз туды, - дип сөйли Оксана. - Менә шулай итеп төпчек улыбыз зур игътибар һәм кайгыртучанлык иясе булды. Володя белән Лиза аны әле дә кулларыннан төшермиләр. Зур кызыбыз Янаны да кайгырталар, алар ярдәм иткән вакытта, мин өйдәге эшләрне эшлим, энем миңа, хәтта, хуҗалык эшендә дә булыша, чөнки гаилә башлыгының күп вакыты эштә үтә».

11 ноябрьдә, кечкенә Коляга 2 яшь тулган көнне, әнисе аңа Аня сеңелесен бүләк иткән. Дөрес, ул аны берничә көннән соң гына күрә алган, ә әти кеше яңа туган кызына бөтенләй Ватсаптан гына карап сөенә: аның вахтасы хатыны бала тудыру йортыннан чыккан көнне башланган.

«Күп балалы әнигә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә? »,- дигән сорауга Оксана үзе турында «физик яктан балалар тавышыннан да, өй мәшәкатьләреннән дә арымыйм», дип җавап бирде.

«Әнидә без биш бала идек, мин - иң олысы, миннән соң өч энекәшем һәм сеңелем. Аңлыйсыздыр, мондый очракта өйдәге тынычлык турында сөйлисе юк. Мин моңа нык ияләштем, шуңа күрә тынлыкта минем, хәтта, кәефем дә бозыла. Ә финанс яктан гаиләне тәэмин итү тулысынча гаилә башлыгы - ирем Виктор Дмитриевич өстендә.

Бүгенгесе көндә Володя - 9 нчы, ә Лиза - бишенче сыйныфта укыйлар, алар  мәктәпкә җыенган арада, мин  тиз генә Коля белән Янаны балалар бакчасына илтәм. Кечкенә бала белән икәү генә калган чакта, ял итеп алу  мөмкинлеге бар. Шул вакытта да якыннарым өчен борчылып торам, бигрәк тә Володяның киләчәге турында уйлыйм: ул тиздән мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга китәчәк, анда бездән башка үзе генә яши алырмы, дигән фикер миңа тынычлык бирми... Лиза өчен әлегә борчылу юк: ул бик актив бала, мәктәптә өч түгәрәккә йөри.Әлбәттә, нәниләрем турында да уйлыйм…

Күңелем балаларның барысы да өйдә булганда гына тыныч. Энеләрем - Артем белән Андрей хәлләребезне белешеп тора, алай гына да түгел, алар безгә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышалар.


Нет комментариев