Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оксана Козлова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе коллективы үзенең хезмәттәшен – Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы урынбасары Оксана Витальевна Козлованы мактаулы бүләк белән котлый.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры боерыгы белән нәтиҗәле хезмәте һәм дәүләт теркәү хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Оксана Витальевнага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелгән.

Без сезнең белән горурланабыз, хөрмәтле Оксана Витальевна!

Сезне лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм туган республикабыз хакына һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телибез! Сәламәтлек һәм иминлек сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев