Өлкәннәр көне белән!
Җәмгыять

Өлкәннәр көне белән!

1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне белән Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Егор Тарнавский котлады.

Котлауда өлкәннәрнең яшәү шартларын яхшырту буенча районда максатчан эш алып барылуы билгеләп үтелә. Ветераннар Ватаныбыз иминлеге өчен күп көч һәм сәламәтлекләрен бирделәр, яшь буынның бурычы – аларга картлык көннәрендә тыныч һәм лаеклы тормыш тәэмин итү. Олы яшьтәге кеше үзен уңайлы хис итәрлек, кайгыртучанлык һәм игътибарлылык белән әйләндереп алынган мохит булдыру мөһим.

Өлкәннәргә сәламәтлек, якыннарының мәхәббәте һәм кайгыртуы, даими йорт җылысы һәм озын гомер теләделәр.

 


Нет комментариев