Интернат-йорттагы тормыш
Яңа Чишмә интернат-йортында 50 кеше яши, шуларның яртысы 70 яшьтән узган кешеләр, аларның һәркайсы хакында, язмышлары турында китап язарга мөмкин. Мәсәлән, 76 яшьлек Нина Алексеевна Болдова, якыннарын югалту хәсрәтен авыр кичерсә дә, элеккечә үк актив, шат күңелле кеше булып кала алган. Бу хакта редакциягә социаль эш буенча белгеч Гүзәл Мостафина яза.
- Язмыштыр инде, Нина Алексеевна безнең Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка эләгә. Кайчандыр аның гаиләсе, балалары булган. Тик шулай килеп чыккан ки, аның йорты янып бетә, ике улы һәм ире һәлак була һәм әби бер ялгызы кала.
"Якыннарымны югалтканнан соң, миңа үземә ничек тә булса шөгыль табарга кирәк иде, - ди ул. - Мин эшсез утырудан бик курыктым".
Нина Алексеевна холкы буенча бик йомшак, тыныч, аралашучан, хезмәтне ярата. Ул Интернат администрациясеннән яшелчә үстерү өчен җир участогы бүлеп бирүне сорады. Аңа бик теләп ярдәм иттек, чөнки Интернат белгечләре өчен биредә яшәүчеләрнең үзләрен өйдәге кебек хис итүләре аеруча мөһим. Нина Алексеевна ел саен кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр, ташкабак, борыч, декорация өчен кукуруз, көнбагыш үстерә. Ул төрле аш-су әзерләргә дә ярата һәм аның бик яхшы һәм тәмле килеп чыга.
Бакчадан буш вакытта үз куллары белән ясалган уенчыклар һәм рәсемнәр белән ул үз бүлмәсен бизи. Биредә аның якты һәм уңайлы.
Нина Алексеевна иҗат белән актив шөгыльләнә, кул эшләре, рәсемнәр ясый, концертларда, театр түгәрәгендә катнаша һәм кулинария буенча республика конкурсларында призер була. Быел Татарстанның картлар һәм инвалидлар өчен Интернат-йортлардагы социаль хезмәт алучылар арасында «Безнең як осталары» конкурсында махсус призга лаек булды.
"Ышаныгыз, әгәр хәзер сезгә 65 яшь тирәсе генә икән, сезнең алда әле күпме гүзәллек бар, - ди Нина апа. Сезгә ничә яшь булса да, тормышның матурлыгын күрә белегез. Без контрольдә тота алган бердәнбер мөмкинлек – бу безнең хәзерге көнебез. Шуңа күрә, тормыштан ямь табып яшәргә кирәк”.
Нет комментариев