Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Өлкәннәр өчен театр» Яңа Чишмә Картлар йортында булган

Өлкән яшьтәге кешеләр популяр татар җырларын һәм биюләрен искә төшергәннәр.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында Яңа Чишмә Интернат-йортында тагын бер чара булып узган. Фольклор - ул халык иҗатының үзенчәлекле өлкәсе, аны күп гасырлар дәвамында билгеле бер территориядә яшәүче халык күмәкләшеп барлыкка китерә. Фольклор халыкның эстетик һәм этик нормаларын саклый, халык характерындагы иң яхшы милли сыйфатларны пропагандалый, милли үзаңны үстерә.

 Чараны татар фольклорына багышлаганнар. Арт-терапия дәресләрендә белгеч һәм тәрбияче белән бергә татар бизәкләрен өйрәнгәннәр, һәр орнаментның билгеләнешен ачыклаганнар. Ир-атлар һәм хатын-кызлар нинди милли киемнәр кигәннәрен белгәннәр. Бергә милли калфаклар ясаганнар, аларны матур итеп бизәп яулыкларга беркеткәннәр. - «Өлкәннәр өчен театр» проектында катнашучы артистлар белән бергә «Аулак өй» оештырганнар. Тамашаның максаты - игътибарны халык бәйрәмнәренә һәм гореф-гадәтләренә юнәлтү, өлкәннәрне кызыклы халык уеннары уйнатып, бер-берсе белән таныштырып, аралаштырып башка милләтләрнең гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәтү.

 -Без популяр татар җырларын һәм биюләрен искә төшердек. Җылы сүзләр, матур җырлар, күңелле бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады, - дип яза Интернат йорт хезмәткәре Гүзәл Мостафина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев