Озак еллар  хезмәт стажы өчен вакытыннан алда пенсия  билгеләү
Җәмгыять

Озак еллар хезмәт стажы өчен вакытыннан алда пенсия билгеләү

2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлдәге пенсия законнарына үзгәрешләр кертелде, алар вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен берничә яңа нигезне (сәбәпне) күздә тота.


Мондый ташламаларның берсе булып озак иминият стажы булганда вакытыннан алда пенсия билгеләү тора, ул күчү нигезләмәләрен исәпкә алып, яңа пенсия яшендәге вакытыннан алда пенсионер булырга мөмкинлек бирә.
2019 елдан башлап элек гомум билгеләнгән пенсияне ир-атларга 42 ел, ә хатын-кызларга 37 ел стаж булганда пенсия билгеләргә мөмкин, ләкин һәрхәлдә 60 һәм 55 яшь тулган очракта гына. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге нигез буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен иминият стажын исәпләү тәртибе иминият стажының стандарт исәпләвеннән аерылып торачак: стажга Россия Федерациясе территориясендә башкарылган эш һәм (яки) башка эшчәнлек чорлары гына кертеләчәк, бу чорда Россия Федерациясе Пенсия фондына иминият кертемнәре исәпләнгән һәм түләнгән булса, шулай ук вакытлыча эшкә яраксызлык чорында мәҗбүри социаль иминләштерү буенча пособие алу чоры да. Мондый стажга армиядә хезмәт итү, 2002 елның 1 гыйнварыннан соң бала карау буенча ял, эшсезлек буенча пособие алу чоры, өлкән яшьтәге яки инвалидны карау һәм башка чорлар кертелми. Стажны исәпләү календарь тәртиптә башкарыла. Яңа законда каралган ташлама озак вакыт иминият стажы булганда стажның гомуми таләпләренә берничек тә йогынты ясамый. Хәзерге вакытта картлык буенча иминият пенсиясен алу өчен каралган шартлар реформа барышында үзгәрешсез һәм элеккечә кала. Шул рәвешле, 2019 елда пенсиягә чыгу хокукын алу өчен 55 һәм 60 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен кимендә 37 (хатын-кыз) һәм 42 (ир-ат) еллык иминият стажының дәвамлылыгы, шулай ук 16,2 баллдан да ким булмаган индивидуаль пенсия коэффициенты күләме булырга тиеш.
Пенсия фонды белгечләре тарафыннан озак иминият стажына ия булган гражданнарны ачыклау һәм аларның вакытыннан алда иминият пенсиясен алу хокукын билгеләү буенча эш алып барыла.

 


Нет комментариев