Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Парлы гомергә ни җитә?

Иллене ипләп, алтмышны атлап, җитмешне җиткереп Чаллы Башында гомер итүче Фәргать һәм Нәкия Хәбибуллиннар 25 август көнне үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә. Ярты гасыр бер-береңә терәк-таяныч булып, һәркайсыңның җан җылысын тоеп яшәүгә ни җитә соң?

«Тәкъдиргә нәрсә язган...»

Иллене ипләп, алтмышны  атлап, җитмешне җиткереп Чаллы Башында гомер итүче Фәргать һәм Нәкия Хәбибуллиннар 25 август көнне үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә. Ярты гасыр бер-береңә терәк-таяныч булып, һәркайсыңның җан җылысын тоеп яшәүгә ни җитә соң?

Яшь парлар, Чаллы Башы авылында туып үссәләр дә, яшьлекләре чәчәк аткан чакта икесе дә читтә була. Фәргать абый армия сафларында хезмәт итсә, Нәкия апа бер төркем кызлар белән Костромага эшкә китә. Шулай да кавышырга насыйп булган, күрәсең: озак та үтми, яшьләр туган авылларына әйләнеп кайта.

«Мин Нәкиягә бары бер сорау бирдем, җавабы болай булды – «Тәкъдиргә нәрсә язган, шуны күрербез». Мәхәббәт уты шунда кабынгандыр инде», - дип искә ала ул көннәрне җитмешне узган «егет».

Ә тәкъдиргә бәхетле булырга, гаилә корырга язган була! Кышны Чистай шәһәрендә чыгалар, Нәкия апа телеграфчы булып хезмәт куя, Фәргать абый техникумда укуын дәвам итә. Практикага авылга кайткач, нигез йортта төпләнеп калалар. Бүгенгесе көндә дә йортның гаилә учагын сүндерми, тап төшерми яши бирәләр.

«Хезмәт юлын вак-вак адымнар белән»

Яшьләрнең көче-егәре ташып торган чак. Нәкия апа – лаборант булып, Фәргать абый «Алтай» тракторында эшли башлый. Авыл тормышы гел хәрәкәттә, яшь парлар да калышмаска тырыша. Нәкия апаны сыер савучы итеп билгеләп куялар, биредә ул 25 (!) ел хезмәт итә. Фәргать абый исә диплом алып кайтуга, «Татарстан» колхозында авыл эшләрен механикалаштыру вазифасын башкара башлый. Ул вакытта дүрт авыл: Чаллы Башы, Шахмай, Акъяр, Чертуш бер колхозга берләшкән була. «Түрәләр» яшь белгечнең тырышлыгын күреп алалар, аны баш инженер итеп билгелиләр. 1993 елдан исә ул «Алга» колхозын үзе җитәкли. Нәрсәгә тотынса да, һәрвакыт алдынгы булырга тырыша Фәргать абый, шуңа колхоз да ул идарә иткән елларда алга китә, медальләр яулый. «Боларның барсында да әбиемнең (Нәкия апага яратып шулай эндәшә) өлеше зур, ул минем таянычым, киңәшчем», - ди ул.

«440 колхоз-совхоз бар, бер сездә генә шундый хәл»

Фәргать абый, мин колхоз председателе, дип баш чөеп йөрми, киресенчә, эшчеләр белән беррәттән бөтен эшне башкара. Аның тормыш иптәше дә шундыйлардан. Берсендә район башлыгы Фәргать абыйны чакыртып ала да: «Татарстанда 440 колхоз-совхоз бар, бу 440 председатель дигән сүз. Шулар арасында бер сезнең хатыныгыз гына сыер савучы булып эшли. Нинди хәл соң бу?», - дип аптырап сорый. Хәер, Нәкия апа үзе башкалардан аерылырга яратмый, «бу дөньяда бөтенебез тигез, бер артык җиребез дә юк безнең», ди ул. Соңрак ул балалар бакчасында пешекче ярдәмчесе булып эшли, Фәргать абыйны исә Яңа Чишмә май заводының директоры итеп билгеләп куялар.

«Оныкларыбызның рәхәтен күреп яшибез»

Авылга мәхәббәт Хәбибулиннарның балаларына да күчә, аларның икесе дә Чаллы Башында үз йортлары белән матур гына яшәп яталар. Кызлары Ләйсән озак еллар мәктәптә укучыларга белем бирде, бүгенгесе көндә дә күңеленә хуш килгән эшеннән ерак китмәде ул – тәрбия эшләрен инде балалар бакчасында алып бара. Уллары Илдар шулай ук үз һөнәрен тапканнардан - ул «Закрома» ҖЧҖдә башкаручы директор вазифасында хезмәт куя.

Иллене ипләп, алтмышны  атлап, җитмешне җиткереп Чаллы Башында гомер итүче Фәргать һәм Нәкия Хәбибуллиннар 25 август көнне үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә. Ярты гасыр бер-береңә терәк-таяныч булып, һәркайсыңның җан җылысын тоеп яшәүгә ни җитә соң?

Әби-бабай дүрт онык тәрбияли. Олысы инде тормышлы: узган ел никах укылды. Рәгинәнең үз эше, үз студиясе. Рәдис югары уку йортында белем ала, эшли дә. Төпчекләре исә быел мәктәпне тәмамлады, алтын медалист. Фәргать абый: «Медаль алганын белгәч, утырып еладым. Ул бит үз сүзен итте, аның өчен күпме тырышырга кирәк. Мин аңарга зур өметләр баглыйм», - ди.

Иллене ипләп, алтмышны  атлап, җитмешне җиткереп Чаллы Башында гомер итүче Фәргать һәм Нәкия Хәбибуллиннар 25 август көнне үзләренең алтын туйларын билгеләп үтә. Ярты гасыр бер-береңә терәк-таяныч булып, һәркайсыңның җан җылысын тоеп яшәүгә ни җитә соң?

«Бу бәхеткә ни җитә?»

Җылыга кем дә елыша: балаларның әле берсе, әле икенчесе килеп хәл-әхвәл белешеп китә. Елышмаслык та түгел! Кайчан килеп кермә, өстәлдә һәрвакыт мул ризык, бакча ягы гөлләр-чәчкәләр белән балкып тора һәм иң мөһиме йортның хуҗалары! Алар һәрвакыт көләч йөзле, йомшак сүзле, игътибарлы. Һәр килгән кунакка шат алар.

Бу бәхеткә ни җитә соң? Бар да җитә, яныңда сине ярты сүздән аңлардай, моң-зарың белән бүлешердәй, авыр чакта таянырдай кешең бар икән, бар да җитә! Булганына шөкер итеп, якыннарының рәхәтен күреп тагын озак еллар бергә тигез мәхәббәттә яшәргә насыйп булсын аларга.

Укучыга хат: мин каян бөтенесен беләм дип аптырамагыз инде, яме, алар игътибарында үскән күрше кызы мин. Ә бу – детектив көндәлеге!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев