Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспортлар тапшырдылар

27 гыйнварда Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә күптән түгел генә 14 яшь тулган тагын 5 яңачишмәлегә тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды.

Район үзәгеннән Максим Холин һәм Камилә Төхвәтуллина, Чаллы Башыннан Регина Мингачева, Чертуштан Илүсә Мәҗитова һәм Тубылгы Таудан Алия Хатыйповалар яңа гына Рәсәй гражданнары булдылар. Алар тормышындагы мөһим вакыйга шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре һәм авыл җирлекләре башлыклары да килгән. Районның миграция хезмәте начальнигы Галина Юрьева тутырылган паспортларны алып килгән. Граждан булып җитлегүгә кечкенә генә имтихан тотканнан һәм чараны алып баручылар - ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова һәм Ватан турында җыр башкарган Илназ Шәйхетдиновларның үгет-нәсихәт сүзләреннән соң район башлыгы Вячеслав Козлов балаларны котлап, аларга паспортлар тапшырды.
Нинди хисләр кичердегез? - дип сорадык без балалардан һәм аларның әти-әниләреннән.
-Әлбәттә, бүген минем өчен шатлыклы көн - минем беренче балам паспорт ала, - диде Регина Мингачеваның әнисе.
-Паспорт алу балигъ булуга, граждан буларак өлгерүгә бер адым. Бу - мөмкинлекләрнең күбрәк булуы һәм шуның белән беррәттән җаваплылык та, -дип саный Регина үзе.
-Кызым өчен мин бик шат, - диде Марат Хатыйпов,- паспортларны тантаналы шартларда тапшырулары бик күңелле. Балалар үзләрен гражданнар гына түгел, ә бөек илебезнең патриотлары итеп тоя башлыйлар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев