Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Пасха бәйрәме белән!

Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов православие динендәгеләрне Изге Пасха бәйрәме белән котлыйлар.

Котлауда билгеләп үтелгәнчә, Пасха тормыш һәм яңарыш шатлыгын гәүдәләндерә, яхшылыкка һәм гаделлеккә ышанычыбызны ныгыта. Дин тотучылар Христосның терелүен рухи яңарыш, Россияне һәрвакыт көчле һәм нык иткән әхлакый кыйммәтләргә тугрылык символы итеп кабул итәләр: ул – шәфкатьлелек һәм сабырлык, кызгану һәм кичерү, ватанпәрвәрлек һәм якыннарыңа мәхәббәт символы.

Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч алып килсен. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, игелек, татулык һәм мәхәббәт булсын, диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев