Пасха бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашлар!
Барлык православие динен тотучы яңачишмәлеләрне Изге Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм тормыш һәм яңарыш шатлыгын гәүдәләндерә, игелеккә һәм гаделлеккә ышанычыбызны ныгыта.
Дин тотучылар Христосның терелүен рухи яңарыш, әхлакый кыйммәтләргә тугрылык символы итеп кабул итәләр. Бу – шәфкатьлелек, кызгану һәм кичерү, ватанпәрвәрлек һәм якыныңа мәхәббәт.
Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч алып килсен. Гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, игелек, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!
Егор Тарнавский, Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев