Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Педагог, традицияләрне саклаучы һәм илһам чыганагы

Яңа Чишмә гимназиясе укытучысы Татьяна Лосева – тәҗрибәле һәм үз эшенең остасы булган педагог.

Казан дәүләт педагогика көллиятен «Производствода белем бирү остасы-технолог» белгечлеге буенча тәмамлаганга, ул тегү һәм кисү сәнгатен бик яхшы үзләштерә. Ательеда практика үткәннән соң туган районына кайта һәм  үзен укытучылыкка багышлый: 20 ел ПУ-118дә, ә аннары 11 ел гимназиядә эшли.

Мәктәптә түгәрәктә эшләгән елларында Татьяна Петровна укучылар белән бергә дүрт халык киеме коллекциясе булдыра, алар берничә тапкыр призлы урыннар ала: «Русский сувенир» республика конкурсында Гран-при; «Хохлома» коллекциясе өчен 1 урын, корамалы техникалы киемнәр өчен 3 урын һәм «Без бергә» халык иҗаты фестиваленең зона конкурсында татар коллекциясе өчен 2 урын.

Аның тәрбиялә-нүчеләре – ел саен фестиваль һәм конкурсларда җиңүчеләр.

Татьяна Петровна – иҗади кеше, ул һәр эшкә бөтен күңелен биреп эшли: костюмнар концепциясен үзе уйлап таба, ә аннары укучылар белән бергә тормышка ашыра. Хәзер ул Балалар иҗаты үзәгендә осталыгы белән уртаклашуын дәвам итә, анда балалар аның җитәкчелегендә уникаль әйберләр тудыра.

Соңгы эшләрнең берсе – Нәзифә Сәлахова башкарган «Иван Грозный. Яңа шәһәр уйлары» дип аталган корамалы техникадагы картина Татарстанда «Без бергә» фестивалендә 1 урынны яулый.

– Мин балаларым белән бик горурланам, – ди Татьяна Петровна. - Алар талантлы һәм сәнгатькә мәхәббәтне иҗат аша җиткерә беләләр.

Элеккеге тәрбиялә-нүчесе Ангелина Мятлева педагогы турында җылы сүзләр әйтә:

- Татьяна Петровна – намуслы, үз эшенә бирелгән укытучы. Ул безне тегәргә, чигәргә, пешерергә өйрәтте. Аның белән һәрвакыт теләсә нинди тема буенча фикер алышырга мөмкин иде. Ул тыйнак, ләкин педагог буларак – искиткеч кеше!

Күптән түгел Татьяна Петровна Яңа Чишмәдә «Безнең ишегалды» фестивалендә түбәтәй ясау буенча мастер-класс үткәрде.

- Балачактан ук туган якның халык мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү бик мөһим, шуның аша патриотлык тәрбияләнә, - дип ышана ул. - Иҗат аша мин балаларга Татарстан һәм Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре турында җиткерергә тырышам.

Аның хезмәте – ул дәресләр генә түгел, ә сәнгатькә чын күңелдән бирелгәнлек һәм яңа талантлар тәрбияләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев