Пенсиягә өстәмә:  аны ничек алырга?
Җәмгыять

Пенсиягә өстәмә: аны ничек алырга?

Балалар өчен пенсиягә өстәмә гадәти мәгънәдә өстәмә түләү булып тормый. Бу балалы хатын-кызлар өчен пенсия түләүләрен исәпләү шартлары үзгәрү.


Практикада да 2 һәм аннан күбрәк бала тудырган хатын-кызларның пенсиясенә өстәмә түләүләр һәрчак файдалы булмый. Шуның өчен дә кайчагында ул башкарылмый, чөнки закон буенча пенсионерның матди хәлен начарайтуга юл куелмый.   2015 елдан башлап, эш чорыннан тыш, иминият чорына "иминиятләнмәгән" дип аталучы чорлар кертелә. Алар исәбенә, шул исәптән, ата-ананың берсенең яшь ярымга кадәр һәр баланы карау буенча отпуск ялы кертелә, ләкин гомуми исәпләнгәндә ул 6 елдан арта алмый. Беренче баланы караган өчен бер елга - 1,8 балл, икенчегә - 3,6, өченче һәм дүртенче балага - һәр караган ел өчен 5,4 балл исәпләнә. Баллар дүрт балага гына исәпләнә.
«Эш чоры һәм «иминиятсез» чорлар туры килгән очракта, РПФ белгечләре гражданин өчен иң отышлы вариантны сайлый: эш яки балаларны карау. Яңадан исәпләү гражданинның шәхси гаризасы нигезендә барлык кирәкле документлар белән гариза бирелгән айдан соң килүче айның 1 нче числосыннан башкарыла»,- дип аңлата Пенсия фонды белгечләре.
 Кабаттан исәпләүгә гариза бирү өчен РПФның рәсми сайтына Гражданинның шәхси кабинеты аша язылырга була. Болардан тыш, Яңа Чишмә районының клиентлар хезмәтендә кабул ителүгә алдан язылу һәм телдән консультация алу өчен белешмә телефоны эшли: 2-26-71

 


Нет комментариев