Пенсиягә “яшь” өстәмәсе күләме арткан
“Иминият пенсияләре турында”гы Федераль законга туры китереп (28.12.2013 № 400-Ф3) 80 яшьлек гражданнар өчен пенсиянең иминият өлешенең билгеләнгән база күләме икеләтә күләмдә каралган.
2019 елдан 80 яше тулган пенсионерлар пенсияләренә өстәмәне 5334 сум 19 тиен күләмендә алачак, бу узган елдагыдан 351 сум 29 тиенгә күбрәк. Әлеге арту гыйнварда эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсиясен 7,05 % ка индексацияләү белән бәйле, шуның нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше 80 яшьлек картлар өчен 10668 сум 39 тиен тәшкил итәчәк. Шунысын да билгеләп үтик, пенсиянең мондый артуына 80 яшькә җиткән гражданнарның барысы да дәгъва кыла алмый. Мисал өчен, социаль пенсия яки туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алучыларга закон тарафыннан фиксацияләнгән түләүне арттыру каралмаган. Әмма туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алучылар 80 яшькә җиткәч билгеләнгән (фиксацияләнгән) түләүләрне икеләтә арттыруны исәпкә алып үзләренең иминият пенсияләрен яңадан исәпләтү өчен мөрәҗәгать итәргә һәм аның күләме туендыручысын югалту буенча алган пенсиядән күбрәк булган очракта аңа күчәргә хокуклы.
I төркем инвалидларга 80 яшь тулгач пенсияләрен арттырмыйлар, чөнки алар фиксацияләнгән түләүне икеләтә күләмдә алалар инде.
Фиксацияләнгән түләүләрне яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарыла. Пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәкми. Арттыруны исәпкә алып пенсияләрне түләү 80 яшь тулган айдан соң килүче айдан башкарыла. Исегезгә төшерәбез, нинди төр пенсия алуына бәйсез рәвештә 80 яшьтән өлкән кешене караган өчен 1200 сум күләмендә түләүне рәсмиләштерергә мөмкин, ул ай саен башкарыла һәм гражданинга аның пенсиясе белән бергә күчерелә. Ә аны караган кешегә иминият стажы һәм һәр ел өчен 1,8 балл исәпләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев