Петропавел мәктәбе укучылары Зирекле музеенда булганнар
Җәмгыять

Петропавел мәктәбе укучылары Зирекле музеенда булганнар

Күптән түгел «Дружба» мәктәп яны лагерында ял итүче балалар Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена экскурсиягә барганнар.

Петропавел мәктәбе укучылары Зирекле музеенда булганнар

«Өлкәннәр өчен музей — ул мәдәни кыйммәтләрне туплау, аларны өйрәнү һәм саклау урыны, ә бала өчен — ул, беренче чиратта, аңа таныш булмаган әйберләр дөньясы», — дип хәбәр итә лагерь директоры Светлана Немцова. Чуен чүлмәк, ухват, кабыктан ясалган букча кебек әйберләр балаларда чын мәгънәдә гаҗәпләнү һәм соклану уяткан. 

Алар күптән инде кулланыштан чыккан сүзләрнең мәгънәсен белгәннәр, мәсәлән, каба (прялка), кисмәк (кадка), кисәү агачы (кочерга), киле (ступа), көянтә (коромысло), урак (серп) һ.б. Кунакларга чын рубель һәм уклау ярдәмендә борынгы рушникны «үтүкләргә», элекеге тимер үтүкләрне күтәреп карарга һ.б. рөхсәт ителгән.

Петропавел мәктәбе укучылары Зирекле музеенда булганнар

 


Нет комментариев