Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Призывник көне

21 октябрьдә районда көзге чакырылыш 28 призывникны озату тантанасы булды. Бәйрәмдә тантананың сәбәпчеләре, аларның әти-әниләре, мәктәп укучылары чакырылган иде. Егетләрне озатырга Казан кунаклары: ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева,

ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлар) комитеты вәкилләре - рәис Әхәт Гайнулла улы Юлашев һәм хәрби-патриотик эшләр буенча бүлек начальнигы Александр Поляков һәм башкалар килгән иде.

Бәйрәм программасы "Сәмум" корабле белән район арасындагы шефлык элемтәләренә багышланган "диңгез темасы"н үз эченә алган иде. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә чәчәкләр салганнан соң, армиягә китәсе егетләр чакыру комиссиясенә, ә кунаклар "Алтын ачкыч" балалар бакчасына "Яшьләрне диңгезчеләр арасына алу" утреннигына юл алдылар. Аннан соң алар Яңа Чишмә урта мәктәбендә узган "Патриотическая радуга" дип аталган бәйрәм чарасына җыелдылар. Башта кунакларга мәктәпне күрсәтеп йөрделәр: робот техникасы һәм очкычлар төзү түгәрәге күргәзмәсен, "флоттагыча макарон" ризыгын пешерү технологиясен (технология кабинетында), корабльнең мәктәп музеен карадылар. Аннан актлар залында район егетләренең "Сәмум"да хезмәт итүләре турында фильм һәм "Корабльдә сәяхәт" дип аталган музыкаль композиция күрсәтелде. Шефлыкка алынган "Сәмум" корабле командиры һәм анда хезмәт итүче егетләр белән скайп аша аралашу чараның үзенчәлеге булды. Чөнки очрашуга егетләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде.
Бәйрәм район мәдәният йортында дәвам итте, аның фойесы патриотик рухта бизәлгән иде: балалар иҗат үзәгенә түгәрәккә йөрүче балалар кулы белән ясалган самолет һәм корабль макетларыннан күргәзмә, Яңа Чишмә районы егетләренең армиядә төшкән фотосурәтләреннән стенд (үзәк һәм авыл китапханәләре эше) урын алган. Шунда ук "Кыр кухнясы" да урнашкан (Петропавел, Чаллы Башы һәм Екатерина мәктәпләре гади солдат ашлары пешереп өстәлләр хәзерләгәннәр) иде.
Башта Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин Хәрби Көчләр сафыннан азат итү һәм 2016 елның көзендә хәрби хезмәткә чакыру турында приказ укыды. Чакыру комиссиясендә булып, ул егетләрнең армиягә теләк белән баруларын һәм аларның күпчелеге һөнәрле - шофер, тракторчы һ.б. - булуын (бусы хезмәт иткәндә бик тә ярап куячак) билгеләп үтте.Биш егет "Сәмум" кораблендә хезмәт итәчәк.
Татьяна Воропаева, Андрей Пичушкин, ветераннарның район Советы рәисе Александр Скоков, шулай ук элеккеге хәрбиләр - генерал-майор Әхәт Гайнулла улы Юлашев, генерал-майор, РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы Анатолий Моловствовлар егетләргә изге теләкләрен җиткерделәр һәм файдалы киңәшләр бирделәр, аларга сәламәтлек, туган авыллары, район, республикабыз данына, якташлары йөзенә тап төшерми лаеклы хезмәт итүләрен теләделәр.
Һәр призывникка традицион бүләк - кирәк-яраклар җыелмасы салынган юл капчыгы, ә егетләрнең әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Тамашачылар район мәдәнияте хезмәткәрләре һәм БСМ гә йөрүче балалар катнашында "Шефлык элемтәләре ныгый" дип аталган искиткеч шәп концерт карадылар, монда "диңгез темасы" байтак чагылыш тапкан иде.
Бәйрәм чарасы төгәлләнгәндә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк чараны сыйфатлы, төгәл, көйле үткәргәннәре өчен аны оештыручыларга аерым рәхмәт белдерде һәм район башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Катнашучыларның һәммәсе дә егетләргә яхшы хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр, монда аларны яраталар, көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев