Районда «Җиңү диктанты - 2022» чарасы булып узды
3 сентябрьдә гимназиядә «Бердәм Россия» тарафыннан оештырылган халыкара патриотик акция булып үтте.
«Җиңү диктанты - 2022» акциясе илнең барлык почмакларында һәм аннан читтә инде дүртенче тапкыр уздырыла. Ул катнашучыларның белемнәрен тикшерү максатыннан гына түгел, ә РФ гражданнарын мөһим тарихи вакыйгалар барышында берләштерү максатыннан үткәрелә. Агарту акциясенең төп максаты - җәмгыятьтә, бигрәк тә яшь буында Бөек Ватан сугышына, бу еллар дәверендә булган батырлыкларга кызыксыну уяту һәм сугыш фаҗигасен онытмауга өндәү.
Диктантны махсус сайланган мәйданчыкларга килеп һәм онлайн - режимда да язарга мөмкин иде.
Безнең районда «Җиңү диктанты»н Яңа Чишмә гимназиясе базасында, ә районның башка мәктәпләрендә читтән торып, ягъни онлайн яздылар.
Иң элек мәгариф бүлеге белгече Ләйсән Салихова гимназия һәм Яңа Чишмә урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучыларыннан әлеге акция нинди тарихи мөһим датага туры китереп оештырылуын сорады. Яшүсмерләр исә 3 сентябрьдә барлык илләрдә икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көнен билгеләп үтәләр, дип җавап бирделәр.
Диктант БДИ кебек тест режимында үтте. Башта катнашучыларны аны үткәрү кагыйдәләре белән таныштырдылар, аннары барысы да титул битләренә үзләренең шәхси идентификацион номерларын яздылар. Аннан соң алар буенча үз нәтиҗәләреңне белергә мөмкин.
Барлыгы 25 бирем булды, укучылар әйтүенчә, алар шактый катлаулы иде. Ләкин алар барысы да урта сыйныфларда ил тарихын өйрәнәләр һәм күптән түгел үзләштерелгән белем сорауларга дөрес җавап бирергә булышкан. Максималь балл җыйган 11 сыйныф укучыларына югары уку йортларына укырга кергәндә 10 өстәмә балл өстәләчәк.
Гимназиядә үткән акциядә барлыгы 52 кеше катнашты.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев