Раштуа бәйрәме белән!
Кадерле яңачишмәлеләр!
7 гыйнварда без зур бәйрәм – Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәбез. Чын күңелдән барлык христианнарны шушы бәйрәм белән котлыйм!
Бу бәйрәм өйләрне үзенә бертөрле җылылык белән, ә йөрәкләрне якты өметләр белән тутыра, яхшылыкка ышанычыбызны ныгыта, сабырлык һәм игелек хисен арттыра.
Раштуа бәйрәме изге ниятләрдә һәм гамәлләрдә ярдәм итсен. Ул безгә мәңгелек кыйммәтләр турында гына түгел, ә рухи бердәмлек турында да искә төшерә.
Кадерле дуслар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән тынычлык, игелек, үзара аңлашу, мәхәббәт, бәхет, күңел тынычлыгы, барлык башлангычларда уңышлар, нык сәламәтлек телим!
Егор Тарнавский,
Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев