Район үзәк хастаханәсе автопаркында-яңа автомобиль
7 сентябрьдә Татарстанның район үзәк хастаханәләренә 42 яңа ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ашыгыч ярдәм машиналарын сатып алу өчен 864 млн. сум акча бүлеп биргән.
«Татарстанда, Россиянең күп кенә төбәкләрендәге кебек үк, сәламәтлек саклауга игътибар арта. Моңа федераль үзәк ярдәме белән сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләү, ремонтлау һәм төзү, аларны техник яктан яңадан җиһазландыру өчен республика бюджетының гаять зур кертемнәре керә», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы бинасы янында узган тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
«Авыл сәламәтлек саклавына аерым игътибар бирелә. Соңгы елларда 461 ФАП һәм 23 табиб амбулаториясе төзелде, тагын 1500 ФАП ремонтланды. Яңа автомобильләр сезнең катлаулы, әмма игелекле эшегездә ярдәм итәр дип чын күңелдән ышанам», - дип өстәде ТР Дәүләт Советы рәисе.
Безнең район үзәк хастаханәсе дә «Форд - Транзит» («ашыгыч ярдәм») яңа автомобилен алды. Автомобиль ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, шул исәптән инфарктлар һәм инсультлар вакытында.
- Дәүләт номерлары һәм ОСАГО полисы алганнан соң, яңа машинаның ачкычын без хастаханәнең намуслы шоферларының берсенә тапшырачакбыз, - диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рафис Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев