Россия Конституциясе көнендә паспортлар тапшырдылар
12 декабрьдә Яңа Чишмә ЗАГСында тантаналы чара узды
Бу көнне биредә гаилә юбилярларын котладылар һәм яшь яңачишмәлеләргә Россия Федерациясе гражданнары паспортлары тапшырдылар.
Чараны алып баручылар кунакларны Россия Конституциясе көне белән котладылар. Илебезнең төп законы 1993 елның 12 декабрендә узган референдум нәтиҗәләре буенча кабул ителгән иде.
Беренче номинациядә үзәк залга 55 һәм 45 ел бергә яшәгән ирле-хатынлы гаиләләр чакырылды. Тубылгы Таудан Рәис белән Факия Латфуллиннар иң өлкән гаилә булып чыкты. Бу - Рәис Шәйхислам улының кече Ватаны, ә Факия Әгъзаметдин кызы Пермь краеның Чусовая шәһәреннән. Тубылгы Тауда яшәүче әбисенә кунакка килгәч танышканнар. 1969 елда өйләнешкәннәр. Яр Чаллыда яшәгәннәр: Факия һөнәре буенча балалар бакчасында тәрбияче, Рәис эшче һөнәре алып, КамАЗ кою заводында эшләгән. 2000 елда алар иренең туган ягына күчеп кайтканнар. Латфуллиннар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар.
Шахмай авылыннан өч пар быел сапфир туйларын билгеләп үтә. Хатыйп белән Нәфисә Мөхәммәдиевлар 1979 елның 2 ноябрендә өйләнешәләр. Ире механизатор булып эшли, Нәфисә - туган авылында сыер савучы. Өч кыз үстергәннәр, 5 оныклары бар.
Фәргать һәм Зилия Нәби-уллиннар бер кыз һәм бер ул үстергәннәр. Яр Чаллыда танышалар:
Зилия Лениногорск районыннан, шул ук заводта оператор булып эшләгән.
Шахмайга кайткач Фәргать электрик, Зилия - бозау караучы булып эшли. Аларның икесенә хезмәт стажы 80 ел, дүрт оныклары бар, үзләре кече улларының гаиләсе белән бергә яшиләр. Икесенең дә намуслы хезмәтләре өчен бик күп Рәхмәт хатлары бар.
Рифгать белән Фәния Шәйхетдиновлар пенсиягә чыкканчы туган авылларында, колхозда эшләгәннәр. Ир белән хатын тормышта үз урыннарын тапкан ике ул тәрбияләп үстергәннәр, һәрберсенең хәзер үз гаиләсе. Шәйхетдиновларның биш оныгы бар. Хезмәт сөючән, ачык йөзле гаилә туганнарын, дусларын, авылдашларын һәрвакыт ихлас күңелдән каршы ала.
Юбилярларны район башлыгы урынбасары, хатын-кыз депутатлар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Надежда Попкова җылы котлады. Ул һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

РФ Конституциясе көнендә 14 яшьлек җиде яңачишмәлегә: Алина Дорофеева, Никита Кузнецов, Елена Сагинян, Марсель Шакиров, Даниф Шәйдуллин, Ислам Шәйхетдинов, Михаил Шатунов Россия гражданины паспортына лаек булды. Моннан тыш, паспорт алу белән бергә Елена Сагинян РФ гражданлыгын да алды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев яшүсмерләргә изге теләкләрен җиткерде һәм һәркайсына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды. Традиция буенча балалар «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсеннән истәлекле бүләкләр дә алдылар. Бүләкләү тантанасыннан соң Россия Федерациясе гимны яңгырады.
Чара дәвамында район мәдәният йортыннан, Акъяр АМЙдан дуэтлар һәм БСМдә шөгыльләнүчеләр башкаруында музыкаль чыгышлар яңгырады. Бәйрәм барлык кунакларның бергә фотога төшү һәм һәр номинациядә катнашучыларның фотосессиясе белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев