Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Сабантуй бәйрәме белән!

Район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавскийның котлавы

Хөрмәтле яңачишмәлеләр! Хөрмәтле район кунаклары!

Якшәмбе, 8 июньдә, без татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйны бәйрәм итәчәкбез. Бу матур бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез: нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә!

Әлеге бәйрәм язгы кыр эшләренең тәмамлануын билгели, безне тамырларга һәм милли гореф-гадәтләребезгә кайтара, буыннарның өзелмәс рухи бәйләнешен тәэмин итә.

Сабантуй күптән инде милли чикләрне үтеп, чын мәгънәсендә бөтен халыкның яраткан бәйрәменә әверелде – төрле яшьтәге төрле милләт кешеләрен берләштереп, кунакчыллык, күңел ачу, ярышлар һәм көрәш дәрте белән күңелләрне яулый.

Сабантуй авыл хезмәтен данлый, шуңа күрә бәйрәмдә без, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы, шулай ук районның башка өлкәләре алдынгыларын хөрмәтлибез.

Кадерле яңачишмәлеләр! Авыл хезмәтчәннәре белән бергә үз җире хакына намус белән хезмәт иткән, белемнәрен һәм көчләрен җитештерү тармакларына, төзелешкә, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, мәдәнияткә, социаль эшкә, эшкуарлык эшчәнлегенә биргән һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын батырларча үтәүче сугышчыларыбызга аерым рәхмәт. Без барыбыз да аларның җиңү белән кайтуларын көтәбез. Гуманитар ярдәм белән дистәләгән тапкыр СВО зонасында булган волонтерларыбызга да чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Сабантуй элеккечә бердәмлегебез, яхшылыкка ышанычыбыз символы булсын, һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен! Барыгызга да нык сәламәтлек, оптимизм, йортыгызга муллык һәм бәйрәмнең күңелле үтүен телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев