Казан Мэриясе тарафыннан үткәрелгән «Саумы, Казан» әдәби бәйгесендә «Яңа Чишмә хәбәрләре» редакциясе хезмәткәре, шагыйрә Лилия Фәттахова ике номинациядә җиңү яулады. 16 декабрьдә Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурска Россия һәм чит ил авторларыннан 300дән артык эш килгән иде. Конкурсантларны Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, шәһәр журналларының баш мөхәррирләре һәм республика әдәби премияләре лауреатлары бәяләде.
Шагыйрьләр үзләренең иҗатын «Казан турында шигырьләр циклы» һәм «Казан турында поэма» номинацияләрендә тәкъдим иттеләр.
Лилия Фәттахованың «Казан юлы» шигырьләр циклы 2нче урынга, «Канатлы Казан» поэмасы 3нче урынга лаек дип табылды.
«Саумы, Казан!» конкурсында җиңгән 16 кешенең әсәрләре Казан турындагы шигъри җыентыкка керәчәк.
Нет комментариев