Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шахмай авылы музеенда «Туган телем» дип исемләнгән чара узды

Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган «әни», «әти», «әби», «бабай» сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.

21 февраль — Халыкара туган тел көне. Дөньяда җиде меңнән артык тел бар. Татар теле — ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу — туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

Халыкара туган тел көне уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Шахмай урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән «Туган телем» дип аталган бәйге узды. Бәйге башында укучылар «Тукай оныклары» һәм «Тел белгечләре» исемле командаларга бүленделәр һәм уенны бәяләү өчен жюри сайланды. Уен барышында түбәндәге ярышлар оештырылды: «И туган телем» уены, «Иң күп сүз төзүче» уены, «Тапкырларга — табышмак», «Милли киемнәр», «Мәкаль — сүзнең җаны», «Финалчылар ярышы». Балларны санаганнан соң, җиңүчеләр игълан ителде. Чара истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Туган телебезне белү һәм аның белән горурлану һәрберебезнең бурычы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев