Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шахмай балалар бакчасында игелекле гамәлләр дәресе

15 март - Халыкара Игелекле эшләр көне.

  Нәрсә соң ул игелек? Игелек  ул яхшылык, изгелек, эшләнгән матур гамәл. Изге гамәлләр кылганда гына кеше үзенең җанына тынычлык таба. Картларга юл аша чыгарга булышу, юлчыга юл күрсәтү, үтеп баручыга елмаю, йортсыз эт яки мәчене ашату, кошларга җимлекләр кую – яхшылыкның нигезе. Адәм балалары шундый, беренче карашка гади генә булып тоелган, гамәлләрнең берсен генә кылса да, дөньяда кешелеклелек сыйфатлары, изгелек артыр иде.

 

Игелек көне уңаеннан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” җитәкчесе Гөлүсә Баһаветдинова “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Игелекле эшләр” дигән темага дәрес үткәрде. Дәрес барышында “Әдәпле сүзләр” уены уйналды, игелек турында мәкаль һәм әйтемнәр, шигырьләр укылды, “Нәрсә ул игелек? Нинди игелекле гамәлләр беләсез?” дигән сорауларга җавап рәвешендә әңгәмә уздырылды. Азактан балалар игелекле гамәлләр эшләү турында рәсемнәр буядылар. текстны поправить заголовок, одзаголовок язырга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев