Шахмай музеенда Әниләр көненә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелгән
Җәмгыять

Шахмай музеенда Әниләр көненә открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрелгән

Елның иң җылы һәм назлы бәйрәмнәренең берсе - Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне якынлаша.

Бу бәйрәм - тормышыбызда иң мөһим кешеләргә - әниләргә яратуыбызны һәм олы рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән сәбәп. Әниләр - ул игелек, зирәклек һәм шәфкатьлелек үрнәкләр бит.

Әниләр көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында балалар өчен «Чәчәкле открытка» дип аталган мастер-класс үткәрелгән. 

Шахмай мәктәбенең алтынчы сыйныф укучылары рәхәтләнеп кәгазьдән открытка һәм чәчәк ясаганнар. Балалар үз эшләнмәләренә осталыкларын һәм сабырлыкларын гына түгел, ә иң якын кешеләренә булган күңел җылысын да салганнар.


Нет комментариев