Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай музеенда «Балалар белән эшлибез» дигән мастер-класс үткәрелгән

12 гыйнварда «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы мөдире кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс үткәргән.

Кар бөртекләре - табигатьнең гаҗәеп матур иҗаты, чын могҗиза. Якты асылташлар кебек, бу кечкенә боз кристаллары үзенчәлекле һәм кабатланмас булулары белән сокландыра. Аларның формалары искиткеч күптөрле.

«Башлангыч сыйныф укучылары үз куллары белән кышкы табигатьнең асылташларын ясадылар. Әлеге мизгелләр балаларга күтәренке рух, якты кәеф өстәде, укучыларга иҗатка сәләтләрен тулысынча ачарга ярдәм итте»,- дип хәбәр итте редакциягә Гөлүсә Баһаветдинова.

Салкын саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев