Шахмай музеенда «Беслан, без сине хәтерлибез!» дип аталган чара булып үткән
Әлеге истәлекле дата Россиядә 2005 елда Федераль закон белән билгеләнген һәм ул Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 елның 1-3 сентябре) фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
«Бу көнне Беслан һәм барлык террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алып, без милли һәм халыкара террорчылыкка каршы тору ниятебез белән бердәм.
3 сентябрьдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы» музее филиалында бишенче сыйныф укучылары белән Беслан фаҗигасе темасына әңгәмә уздырдык. 2004 нче елның 1-3 сентябрендә булган вакыйгалар турында тулырак уртаклашып, укучылар белән «Беслан, без сине хәтерлибез!» дигән плакат ясадык. Соңыннан фаҗигадә һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык», - дип хәбәр итә редакциягә филиал мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев