Шахмай музеенда «Карбыз көне»н билгеләп үткәннәр
«Карбыз көне» бездә күңелле үтте, — дип яза музей мөдире Гөлүсә Баһаутдинова.
-Дөньяда бәйрәмнәр бик күп! -дип яза ул. — Шул бәйрәмнәр арасында 3 август көнне уздырыла торган бәйрәм — Бөтендөнья «Карбыз көне» дә бар. Бу бәйрәм АКШта барлыкка килгән, ләкин хәзерге вакытта бөтен дөньяда да бәйрәм ителә. Бу көнне карбыз ашау, аннан төрле ризыклар әзерләү һәм әлеге җимеш катнашында төрле конкурслар оештыру гадәткә кергән.
Бу бәйрәмнән музей да читтә калмаган, "Карбыз көне"н билгеләп үтәргә балалар килгән. Алар карбыз турында кызыклы мәгълүматлар белгәннәр, хезмәт турында мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар чишкәннәр, карбыз рәсемен дә буяганнар. Чара ахырында балалар тәмле карбыз белән сыйланганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев