Россия көне — иң яшь һәм иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берседер, мөгаен. Ул 1994 елдан бирле билгеләп үтелә.
1994 елның 12 июнендә беренче Россия Президенты Борис Ельцин үзенең указы белән Россия дәүләтенең суверенитеты турындагы декларацияне кабул итә.
Бу хакта редакциягә Шахмай музее мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.
Бәйрәм уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында «Безнең илебез!» дип исемләнгән чара узган. Уен барышында балалар Россия гимнын башкарганнар, интеллектуаль сорауларга төгәл җаваплар биргәннәр, Россия дәүләтенең төп символлары турында фикер алышканнар, төрле биремнәрне үтәп, белемнәрен ныгытканнар. Шулай ук Россия флагы сурәтләнгән аппликация ясаганнар.
Нет комментариев