Башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәплелек дәресе оештырылган.
Бу хакта редакциягә Шахмай музее мөдире Гөлүсә Баһутдинова хәбәр итә.
-Хәзерге дөнья шулкадәр ашкынулы тормыш белән яши ки, без кайчагында гади әйберләрне сизмибез дә, эчкерсез, якты хисләрне сирәк кичерәбез. Шуңа күрә «Халыкара рәхмәт көне» кебек бәйрәмнең барлыкка килүе дә гаҗәп түгел. Әлеге бәйрәм 11 нче гыйнвар көнне билгеләп үтелә.
Бәйрәм көне уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында әдәплелек дәресе үткәрелде. Анда башлангыч сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара барышында «тылсымлы» сүзләрне ничек дөрес итеп һәм ни өчен әйтергә кирәклеге аңлатылды. «Җөмләне тәмамла», «Бер-беребезгә рәхмәт әйтик!», «Рәхмәт сүзен 10 телдә әйт» кебек уеннар уйнатылды. Шәүкәт Галиевның «Рәхмәтләр хакында» шигырен, һәм Идрис Туктарның «Рәхмәт һәркем өчен дә рәхәт» дигән хикәясен укып, фикер алышынды.
Нет комментариев