Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шахмай музеенда «Холокост: хәтер» дәресе

27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан раслана.

Холокост – кешелек тарихындагы иң фаҗигале һәм хурлыклы сәхифәләрнең берсе. Документлар буенча төрле милләтләрдән булган 6 миллионга якын тоткын һәлак була.

Шул унайдан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”нда “Холокост: хәтер” дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелгән. Дәрес барышында укучылар Европа үзәгендә башланган геноцидның  сәбәпләре, Холокост фаҗигасе тарихы, үлем лагерьларында халыкларны кырып бетерү, фашизмның күп санлы корбаннары турында белделәр. Әлеге әңгәмә безне кешеләрнең милләтенә, диненә һәм башка аермаларга карамастан, бер-беребезгә карата түземле һәм мәрхәмәтле булырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев