10 ел элек Горшково авылына күп кенә пенсионерлар һәм, хәтта яшьләр өчен дә үрнәк булып торучы гаилә килеп урнашкан.
2013 елның язында Горшково авылы буйлап яңалык таралган - бирегә ике кешедән торган гаилә күченеп кайта. Бу хәбәр бик мөһим булмаса да, 130га якын кеше яшәгән кечкенә авыл өчен зур хәбәр, чөнки авыл - үз кешеләре белән яши, ә аларның саны артса, бигрәк тә.
Мишиннар-Сербиннар гаиләсен яшь дип әйтеп булмый, гаилә әгъзаларының яше 60ка җитә.
«Ниндирәк кешеләр?», «Мондый яшьтә каян һәм ни өчен күченгәннәр?», -дип сөйләшкәннәр алар турында авыл кешеләре, кибеттә очрашканда. Һәм нәкъ менә биредә күпләр беренче тапкыр яңа авылдашлары Анатолий Алексеевич һәм Вера Ивановна белән танышканнар да инде. Алар бик яхшы һәм аралашучан, өстәвенә, актив кешеләр булып чыкканнар.

«Беренчедән, мин авыл тирәсендәге территорияне тикшереп, карап чыктым, кем әйтмешли, мондагы табигать белән таныштым», - ди Анатолий Мишин. Без бирегә, яз көне килеп урнаштык, монда Себердәге Красный Ярдагы кебек үк, бөтен авыл яшеллеккә күмелгән иде.
Нигә аннан киттек, дисезме? Җавап бирәм. Чөнки безнең авылдан китү аңа килүгә караганда күпкә җиңелрәк. Ә сәбәбе - юлсызлык. Аның аркасында районнан автобус авылга атнасына бер генә килә иде. Авылдан китүчеләр күбәйде. Мәктәпләр, балалар бакчалары ябыла башлады, без күп еллар эшләгән совхоз да таркалды. Мин эретеп ябыштыручы идем, Вера - сыер савучы, ветеринария табибы һәм орлыкландыручы. Үзебез көне буе эштә, ә өйдә газ да, су да юк, кибет көненә 3 сәгать кенә эшли. Иренмәдек, шунсыз яшәргә күнектек шикелле: утынга янәшәдәге урманга бардык, суны коедан ташыдык, балыкны елгада тоттык, күп итеп терлек асрадык. Балалар янәшәдә булганда шулай яшәлде, алар үсеп таралышкач, үз гаиләләрен булдыргач, юлсызлык аркасында безгә бик сирәк кайта башладылар һәм шунда без дә күченергә карар кылдык. Ышансагыз, алар өчен Омскидан Горшковога чаклы 2000 чакрым юлны үтү Красный Ярга кадәрге 200 километр араны үтүгә караганда күпкә җиңелрәк».
Мишиннар-Сербиннарның кече кызлары Татьяна Татарстан кешесенә кияүгә чыккан. Ул үзе бу төбәккә гашыйк булып, әти-әнисенең дә аның янында яшәвен теләгән. Әмма алар шәһәрдә яшәүдән баш тартканнар. Кызлары бик тырышып эзли торгач, чокырлар, урманнар, сулыклар белән уратып алынган зур булмаган төньяк авылы Красный Ярны хәтерләтә торган бер авылга тап булган. Яңа Чишмә районының Горшково авылында аларның бәхетенә бер йорт та сатылган. Кызлары әти-әнисенә шалтыраткан һәм алар аңа ышанып, җыенып күчеп кайтканнар.

Аларның йорты Горшково авылы читендә урнашкан, ә каршы якта иркенлек һәм матурлык. Йорт хуҗасы ишегалдын һәм йортны үзләренә уңайлы булган хәлгә китереп, үз игътибарын ишегалдыннан читкә юнәлткән. Йортка каршы буш торган урынны чүп үләннәреннән чистартып, анда балалар һәм яшүсмерләр өчен балалар мәйданчыгы төзегән. Мишиннарның үзләренә дә җәй айларында 3-4 партия кунаклар кайта, алар арасында 2дән 20 яшькә кадәрге 14 оныгы да бар.
Яңа йортка күчеп урнашканнан соң, Анатолий Алексеевич үз хуҗалыгында терлек асрый башлаган: анда төрле кош-кортлар, куяннар, ә аннары инде кәҗәләр дә барлыкка килгән, аларны азык белән тәэмин итүне хуҗа үз өстенә алган.

Анатолий һәм Вера Горшковога килгәннең беренче елында ук авылдашларының җирле зиратны җыештыруга чакыруларын кабул иткәннәр. Анда алар яхшы кешеләр белән танышып, дуслашып киткәннәр.
«Без авылда яшәүчеләрнең барысын да диярлек яхшы танышларыбыз дип атый алабыз һәм аларның да безне кабул итүләренә бик шатбыз. Ә менә фикердәш дип атарлык дусларыбыз күп түгел: бу - Белоусовлар, Панфиловлар гаиләләре. Алар авылны төзекләндерү эшен яратып башкаралар һәм без дә аларга карап тик утырмыйбыз. Кирәк дибез икән, шунда ук өмәгә җыелабыз», - дип сөйләде Вера Ивановна.

«Бу эшнең иң җаваплы өлеше ир-атлар җилкәсенә төшә. Без, гомумән, зур эшләрдә һәрвакыт ир-атларга таянабыз һәм алар бик теләп безнең идеяләребезне чынга ашыралар. Мәсәлән, безнең часовня өчен чаңнарны алыйк. Аларны сатып алу өчен акча беребездә дә юк, әммә бездә Анатолий Мишин бар бит. Ул үзенең бөтен акылын һәм профессиональлеген җигеп, иске газ баллоннарыннан колоколлар ясады, ә аларның тавышы заводныкыннан бер дә ким түгел», - дип сөйли Надежда Панфилова.

Авылда яшәүче Антонина Белоусова - Вера Сербинаның дусты, ул аларның бергәләшеп Ленино авылына барулары, анда СВО зонасы хәрбиләре өчен маскировка челтәрләрен бәйләгәннәре,

азык-төлекләр, җылы киемнәр белән посылкалар җыярга ярдәм иткәннәре турында сөйләде.
.jpg)
Ә хәзер алар окоп шәмнәре ясыйлар һәм әлеге игелекле эшне авырга санамыйлар.

Алар өчен бу - солдатларга ярдәм итү һәм алдагы планнар турында фикер алышу мөмкинлеге.
Алар кышкы көннәрне һәм кичләрне шулай итеп үткәрәләр, ә җәй көне тынгысыз компанияне ял итү урыннары - урман, болынлыклар көтә, анда алар үзләре өчен бик күп файдалы нәрсәләр таба.

Гөмбә, җиләк һәм файдалы үләннәр җыю - табигатькә чыгуның берничә сәбәбе генә әле. Алар табигатьтә ял итеп кенә түгел, ә эшләп тә йөриләр - берәр җирдә чүп-чар күрсәләр, пакетларга җыеп, авыл чүплегенә илтеп ташлыйлар. Шулай итеп алар көч һәм яхшы энергия алалар. Анатолий Мишин исә гел алар янында - һәрвакыт ышанычлы һәм көтелмәгән хәлләрдән саклап калырлык кеше ул. Мәсәлән, урманда ул үләндә хәрәкәт иткән еланны ерактан ук күреп алып, аның нинди икәнен билгеләргә сәләтле.

Анатолий Мишинның характеры дустанә булса да, гади түгел. Кайчагында кирәк сүзне җитдирәк итеп әйтә, хәтта хатыны да уңайсызланып куя. Ләкин ул иренең беркемне дә рәнҗетмәячәген яхшы белә.
Ул Себердә чыныккан кеше. Гаделлекне ярата, акыллы фикерләр йөртә һәм бу аның эш-гамәлләреннән дә сизелә. Аның ачуын, хәтта ялкаулар түгел, ә максатчан кешеләргә карата явызлык кылучы һәм зарланучы кешеләр генә чыгара ала.
Бу гаиләдә ир белән хатынның фамилияләре төрле: Анатолий Алексеевич - Мишин, ә Вера Ивановна - Сербина, әмма бу аларга 44 ел бергә гомер итәргә һәм биш кыз тәрбияләп үстерергә комачауламаган.
.jpg)
Нет комментариев