Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмайлылар – тырыш халык

26 гыйнварда Шахмай авыл җирлеге башкарма комитеты авыл мәдәният йортында халык алдында 2015 елда эшләнгән эшләргә хисап тотты һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. АҖ Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

Шахмай АҖ башлыгы Ринат Хәсәнов чыгыш ясаган авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты отчетында авыл учреждениеләренең эшенә тулы анализ ясалды, уңай нәтиҗәләр билгеләп үтелде, әле эшләп бетерә алмаган эшләр дә телгә алынды.
Узган елда авыл җирлегендә байтак эш эшләнгән. Шахмайда яңа ветеринария пункты эшли башлаган. Өч авылда да һәйкәлләр ремонтланган, Чаллы Башында су белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылган, үзара салым акчасына (барлыгы 360 мең сум акча җыелган, шуңа ТР хөкүмәте 1,44 млн.сум субсидия биргән, җәмгысе - 1,8 млн.сум акча җыелган) 2 км чамасы юлны төзекләндерә, урам яктырткычларын алыштыра алганнар һәм җыелган акчаның бер өлеше ККК полигонын тотуга киткән.
Авыл халкының хезмәт активлыгы югары. Нәтиҗәдә күбесенең йорты - хуҗалыгы төзек, бөтен, тормыш дәрәҗәсе югары, һәр йортта диярлек машина яки трактор бар. Сөт сатып кына да АҖ халкы 26,6 млн.сум табыш алган, сөт сатудан 300-350 мең сум керем алган хуҗалыклар да бар.
2014 ел белән чагыштырганда МЭТ-нең баш саны (шул исәптән сыерлар да) арткан, АҖ территориясендә 4 гаилә фермасы уңышлы эшләп килә. "Яңа Чишмә" а/ф да халыкка булыша, җир пайлары өчен вакытында печәнен, ашлыгын бирә.
Авыл җирлеге территориясендә Сабан туйлары, Әниләр, инвалидлар көннәре, дини бәйрәмнәр гөрләп уза, Җиңүнең 70 еллыгын да зурлап билгеләп үткәннәр. Боларга мәдәният, мәгариф учреждениеләре һәм АҖ башкарма комитетының көйле эшләүләре нәтиҗәсендә ирешелә.
АҖ территориясендә 7 сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтә, аларның еллык товар әйләнеше 28,4 млн. сум тәшкил итә. Күпчелек эшмәкәрләр авыл җирлегендә үткәрелә торган чараларда даими иганәчеләр булып торалар.
Чыгыш ясаучы агымдагы елга бурычлар билгеләде - Чаллы Башында су белән тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә, шунда ук балалар бакчасына капиталь ремонт ясарга, өч авылда да яктырткычларны алыштырырга (100 данә күләмендә), чишмәләрне, урамнарны төзекләндерергә һ.б.. Агымдагы елда да үзара салым буенча референдум үткәрергә һәм җыелган акчаларны җирлектәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә тоту планлаштырыла.
Шахмай мәктәбе коллективының эше турында директор Камил Хәйруллин хәбәр итте. Мәктәптә 98 бала укый, 16 педагог эшли, укучыларның барысы да кайнар аш белән тәэмин ителгән. Мәктәп байтак күрсәткечләр буенча алдынгы булып тора (мәктәп яны участогы, милли көрәш буенча секция, IT-чемпион конкурсы һ.б.), тәртип бозучы балалар юк.
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы директоры Гомәр Сөләйманов агрофирмада ел нәтиҗәләре, эшчеләрнең уртача хезмәт хакы (13-14 мең сум), авыл халкына бөртек фуражы, печән һәм салам белән ярдәм итүләре, кадрлар проблемасы турында сөйләде.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Ветераннар Советы рәисе Әсхат Шәрипов киләчәктә М. Фәйзи музеен үстерү кирәклеге, мәктәп һәм музей бәйләнеше турында (ул тыгыз бәйләнештә булырга тиеш) сөйләде. Ул шулай ук Шахмай авылы урамнарының берсенә Мирхәйдәр Фәйзи исемен бирергә кирәк дигән тәкъдим белән дә чыкты.
-Шахмай җирлегендә хезмәт сөючән халык яши, ел саен терлекләр саны арта, халыкның хезмәт активлыгы югары, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. Ул җыелучыларны 2015 елда районда ниләр эшләнүе белән таныштырды, республика программалары дәвам иттереләчәк, диде. Алар исәбендә сыер асраган хуҗалыкларга (кош-корт асраучыларга да ярдәм күрсәтү планлаштырыла), шулай ук гаилә фермаларына һәм таналар сатып алуга субсидияләр бирү дә бар.
Район башлыгы АҖ халкына ярдәм итүе өчен "Яңа Чишмә" а/ф җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, АҖ башкарма комитетының "юл картасы"нда агымдагы елда эшләнергә (хәл ителергә) тиешле кайбер пунктларны билгеләде, авыл музеена акча сертификаты һәм агрофирма механизаторы, АҖ башкарма комитетының актив ярдәмчесе Илһам Миннебаевка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, шулай ук шахмайлыларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде.
Шахмай АҖ Советы һәм башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Юбилярларга һәм авылның актив кешеләренә: Гөлзидә Гарифуллинага, Фәрдәнә Галимовага, Фәния Гайнуллинага, Равил Фәтхетдиновка, Резедә Абдуллинага һәм Фәридә Нуртдиновага АҖ башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев