Шахмай авылыннан хәбәрләр
5 октябрьдә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее»нда өлкәннәр көненә багышланган кичә узган.
5 октябрь - Укытучылар көне һәм кичәнең кунаклары итеп, укытучы булып эшләгән тыл хезмәтчәннәре дә чакырылган. Кунакка килгән хөрмәтле әбиләр арасында Кәбирова Фәимә Шакирҗан кызы (1929), Илалова Илһамия Нурулла кызы (1930), Хөснетдинова Халимә Абдулхак кызы (1928) булган.
Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килгән музейга
Атлап кояшлы юлдан...
«Алар белән бергә үткәннәргә кайтып килдек. Мәктәптә белем алган вакытларын, 1 нче сыйныфка баруларын, кайсы фәннәрне күбрәк яратканнарын искә төшердек. Истәлекләр дә укып үттек. Матур теләкләрдән соң, сөйләшүләр чәй өстәле артында дәвам итте», -дип яза безгә музей мөдире Гөлнар Сабирова.
Шулай ук 6 октябрьдә, «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» Шахмай АМЙ һәм китапханә белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән кичә оештырган.
«Матур кояшлы көндә, көзге табигать кочагында үткән әлеге бәйрәм чарасы тагын да күңелләрне яктыртты. Кичә барышында хөрмәтле әби-бабайларыбызга матур теләкләр әйтелде, җырлар җырланды, өлкәннәребез исә үзләре дә чыгыш ясадылар. Бәйрәмне оештыручылар өлкәннәрне кызыклы сораулар, табышмак-мәкальләр белән сынадылар. Кичә сизелми дә үтеп китте. Киләчәктә дә шундый очрашулар оештырып, әби-бабайларыбызга игътибарлы булып, аларны хөрмәт итеп, кадерләрен белеп яшәргә насыйп булсын иде»,- ди Г. Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев