Скверга перголалар куелды
Җәмгыять

Скверга перголалар куелды

Күптән түгел Яңа Чишмәдә Ленин урамындагы скверда җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзелгән эскәмияләр белән өч ябык беседка - перголалар куелды.


Шундый бер пергола 560 мең сум тора. Элегрәк скверда ял итүче әниләр, балалар белән җәен кояштан качарга урын юк, дип зарлана иде. Хәзер проблема хәл ителде. Утыргычлар белән өч күләгә япмасы скверның бөтен озынлыгы буенча бер линиягә урнаштырылган.
Бер атна элек биредә 950 мең сумлык 13 урам тренажеры барлыкка килде.
Скверны төзекләндерү проектында декоратив яшеллек белән уратып алынган матур койма планлаштырылган. Коймалар сатып алынган һәм язын урнаштырылачак.

 


Нет комментариев