Социаль хезмәткәрләр көне белән!
8 июньдә билгеләп үтелә торган Социаль хезмәткәрләр көне белән барлык хезмәткәрләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Егор Тарнавский котлый.
Котлауда билгеләп үтелгәнчә, социаль хезмәткәрләр мохтаҗларга ярдәм итү кебек мөһим иҗтимагый функцияне үтиләр. Алар көн саен яклауга һәм ярдәмгә мохтаҗ, ә кайчакта язмыш кочагына ташланган кешеләр турында кайгырталар.
Социаль хезмәткәрләр пенсионерларга, ветераннарга һәм инвалидларга, мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәргә һәм балаларга беренчеләрдән булып ярдәмгә килә.
Районның барлык социаль хезмәтләрендә – социаль яклау, картлар интернат-йорты, РСФ, «Забота» үзәге, ХМҮ бүлекчәләрендә үз вазыйфаларын намус белән башкаручы компетентлы хезмәткәрләр эшли. Хезмәтегез сез мохтаҗ кешеләргә биргән яхшылык дәрәҗәсендә бәяләнсен иде. Ныклы сәламәтлек, сабырлык, бәхет һәм иминлек сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев