Студент булу – мәртәбәле хыял
-
25 гыйнварда Студентлар көне уңаеннан район мәдәният йортында кичәге һәм бүгенге укучылар очрашты. Чараны Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев ачып җибәрде: «Булачак студентлар! Мин сезнең үзегезгә файда һәм рәхәтлек китерә торган һөнәр сайлавыгызны телим. Һәм инде, әлбәттә, укуны тәмамлаганнан соң без сезнең барыгызны да районыбызда көтеп калабыз».
Биредә авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары төрле ярышларларда, конкурсларда көч сынашты. Күтәренке кәеф, күңелле җырлар бәйрәм рухы өстәп җибәрде. Азакта студентлар һәм укучылар ике командага бүленеп, бер-берсенә теләкләр яздылар. Студент егет: «Яхшы укыгыз, күбрәк елмаегыз, бәхетле булыгыз!» дип теләсә, мәктәп укучылары плакатны: «Сессияне әйбәтләп ябарга! Үз юлыңнан китеп, күп акча эшләргә! Бер парадан икенчесенә чапканда ашарга онытмаска!» кебек сүзләр белән тутырды.
Фирүзә Ибриһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев