Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Студентлык еллары – гомернең иң матур мизгелләре!

31 гыйнварда Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда чын мәгънәсендә үзенчәлекле, җанлы һәм истәлекле чара узды.

 

Бу очрашу Зирекле урта мәктәбенең төрле буын укытучыларын һәм укучыларын, шулай ук 1970 елдан алып бүгенге көнгә кадәр югары уку йортларында белем алган студентларны берләштерде. Төрле елларда безнең мәктәпне тәмамлап, тормышта үз юлларын тапкан, һөнәрләрендә уңышларга ирешкән, авыл тормышына тугрылыклы булып, үз өлешләрен кертә белгән кешеләр безнең арада булды.

31 гыйнварда Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда чын мәгънәсендә үзенчәлекле, җанлы һәм истәлекле чара узды.

Музей директоры Лотфуллина Лидия кунакларны җылы каршы алып, очрашуны бик тә урынлы сүзләр белән башлап җибәрде: «Бүген без монда барыбыз да студентлар! Элеккегеме, хәзергеме — мөһим түгел. Русчалап әйткәндә: «Бывших студентов не бывают». Кеше гомерендә кызыклы, күңелле, беркайчан да онытылмаслык вакыйгалар күп була. Минемчә, иң истә калганы - студент тормышы белән бәйле мизгелләр».

Аннары сүз Зирекле урта мәктәбенең хөрмәтле укытучыларына бирелде. Алар, үзләренең студентлык елларындагы кызыклы хатирәләре белән уртаклашып, бүгенге яшьләргә акыллы киңәшләрен бирделәр. Лицей директоры Айрат Минвәлиевич яшьләргә үзенең тормыш юлларыннан алынган сабакларны җиткереп, һәрвакыт тырышлык һәм сабырлык кирәклеген ассызыклады, үз чиратында, музей хезмәткәрләренең бу очрашуны оештыруны югары бәяләде.

Яңа Чишмә районы Чертуш авылында туып, Алабуга педагогия институтын тәмамлап, Зирекле мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайткан һәм шунда күп күп еллар балаларга тәрбия биреп, мәктәптә директор булып эшләгән Мәймүнә Хафиз кызы үзенең эчкерсез сүзләре белән, һәркемнең студентлык елларына булган сагынуын, ул вакыттагы укулар, кызыклы истәлекләр белән уртаклашты, хәзерге чор белән чагыштырды.

Шулай ук очрашуда Алабуга педагогия институтын тәмамлаган, гомере буе Зирекле мәктәбендә белем биргән Зәкия Хәмәтзакир кызы укучылары белән горурланып, яшьләргә тормыш һәм белем алу юлында кирәкле киңәшләрен бирде, тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Табиб Мингатин Шамил Нәҗип улы да хәзерге һәм киләчәк студентларга юнәлтелгән файдалы киңәшләрен җиткерде.

Авылдашларыбыз Кадыйров Илдар (КАМПИны тәмамлаган) һәм Фәттахов Ильяс (авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган), авылда гаилә корып, һәркайсы үз юлын тапкан, авыл тормышына тугрылыклы булып, үз өлешләрен кертә белгән кешеләр. Аларның тормыш тәҗрибәсе яшьләргә зур сабак булды.

Зөмәрия Вәлиулла кызы, студентларга үз максатларына ирешергә, һөнәр сайлауда уңышлар теләде.

Очрашуның икенче өлеше студентларның чыгышларына багышланды. Кемнәр алар? Яшь, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, кайчак иртән беренче дәресләргә йоклап калган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь белән июнь айларын зарыгып көтүче – әлбәттә, безнең студентлар! Алар алдан әзерләнгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Чыгышларында яшьлек дәрте, киләчәккә ышаныч һәм туган мәктәпкә булган мәхәббәт чагылды. Укучылар укытучыларына, мәктәпкә булган рәхмәтләрен җиткерделәр.

Студентлар өчен әлеге очрашу бик файдалы булды дип уйлыйбыз. Алар тирән мәгънәгә ия киңәшләр алдылар.
Һәрвакты шулай көләч йөзле булып калыгыз. Тормыш сынауларына бирешмәгез, бәхетле булыгыз, кадерле балалар.
Әңгәмә мул чәй табыны артында дәвам итте. Чарадан соң катнашучылар бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Барлык катнашучылар да бу очрашудан канәгать булып, киләсе елларда да бергә җыелып, үзләренең уңышлары һәм яңа максатлары белән уртаклашырга теләк белдерделәр.

Рәхмәт сезгә, кадерле кунакларыбыз һәм студентларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев