«Шундый һөнәр бар...»
Районыбызның иң яхшы почтальоннары: күңел җылысы, кайгыртучанлык һәм үз эшеңә тугрылык
Хатларны инде күптәннән мессенджерлар алыштырган, ә газеталарны — санлы яңалыкларга урын биргән хәзерге заманда почтальонның — хат ташучының эше әллә ни күзгә күренми дә кебек. Ләкин бу авыл җиренә кагылмый. Монда почта — хат-хәбәрләр, ягъни халыкка корреспонденцияләр китерү генә түгел, ә кешеләр арасында тере элемтә булдыру, ә почтальон — һәр йортта көтеп алынган кеше.
2025 елның икенче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районында иң яхшысы исеменә Екатерина почта бүлекчәсе мөдире Елена Ерашова һәм Петропавел бүлекчәсе мөдире Ирина Филипповалар лаек булды. Бүген без нәкъ менә алар турында сөйләячәкбез.
13 ел шул хезмәттә

Елена Ерашова почта өлкәсендә 13 ел эшли, шуның 7 елы бүлек җитәкчесе булып. Шул ук вакытта ул эш процессы белән идарә итү генә түгел, ә җитәкче һәм почтальон вазыйфасын да берләштерә. Хезмәттәше белән бергә алар ике торак пунктка — Екатерина Бистәсенә һәм Яңа Иванаево авылындагы 197 йортка хезмәт күрсәтәләр.
Көн саен аның сумкасында — пенсия, заказлы хатлар, посылкалар, газеталар һәм журналлар. Моннан тыш, биредә төрле басмаларга язылу пассив түгел: почта хезмәткәрләре үзләре өйләргә барып йөриләр, яңалыклар тәкъдим итәләр, нәрсә сайларга икәнлегенә киңәшләр бирәләр. «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы биредә аеруча популяр — аны 78 гаилә яздыра.
«Тирә-юньдә ниләр булганын белү, таныш кешеләр турында газета битләреннән уку, файдалы киңәшләр табу — болар бар да мөһим. Шуңа күрә без аларның килүләрен көтмибез, ә үзебез алар янына барабыз», — ди ул.
Авырлыклар? Анысы да булгалый, әмма хәл ителә торган
Авыл почтальонының эше — авылдагы пейзаж романтикасы гына түгел ул. Кышын — кар баскан юллар, җәйдә — бал җыю вакытында бал кортларының «выжылдап» очуы, ә ел буена — сукбай этләрнең каршыңа килеп чыгуы. Ләкин монда да Елена хәлдән чыгу юлын таба: почта тартмаларына илтүче юлларны чистарту өчен халык белән сөйләшә, хуҗалардан үз этләрен тиешенчә карауларын сорый.
Ә бервакыт аңа тирән кар көртләре өстеннән йөрү җиңелрәк булсын өчен, «Буран» салган сукмактан да йөрергә туры килә. «Буран» вакыйгасы менә болайрак була. Кайчандыр җирлекнең элеккеге башлыгы Александр Хорьков һәм аның ир туганы Дмитрий (Еленаның сыйныфташы) әлеге техника белән кар өстеннән һәрчак аңа юл — сукмак ясаганнар. Хәзергесе вакытта ике туган да хәрби хезмәттә — СВОда катнашучы офицерлар.
«Аларның һәм безнең барлык егетләрнең дә тизрәк өйләренә кайтуларын бик телим», — ди Елена.
Бүгенге көн почтасы — хатлар гына түгел
Бүгенге почта бүлеге — күп функцияле үзәк, биредә:
*Иминиятләштерүне рәсмиләштерү (ОСАГО, НС, дару иминияте)
* Дебет картасын яки кертемнәр ачу
* Дәүләт хезмәтләрен алырга мөмкин.
«Миңа почтаның үсеш алуы ошый. Иң мөһиме — кешеләр белән аралашу. Һәр сөйләшүдә мин үз шөгылемә — шигырьләр иҗат итәр өчен үземә илһам табам», — ди Елена.
30 ел кешеләргә хезмәт итүдә

Санлы технологияләр чорында хатларны мессенджерлар алыштырган, ә кәгазь газеталар онлайн яңалыкларга урын биргәндә дә почтальон һөнәре кирәкле генә түгел, ә тагы да мөһим булып кала. Ирина Александровна Филиппова — моңа тере дәлил. Инде 30 ел дәвамында ул Екатериновка һәм Андреевка авылларында яшәүчеләрне зур дөнья белән бәйли, матбугатны һәм посылкаларны илтүче генә түгел, ә кайгыртучанлык һәм игътибарын да кызганмый.
1996 елда Петропавел почта элемтәсе бүлекчәсендә Екатериновка авылында хат ташучы буларак эшли башлап, Ирина Александровна почта сумкасының авырлыгы күпкә зуррак булган вакытларны әле дә хәтерли: авыл халкы актив рәвештә газета-журналлар яздыра, хатлар да байтак була. Бүгенгесе көндә сумка җиңеләйгән, ләкин маршрут озынайган — 2014 елда ул Андреевка авылын да үз карамагына алган, торак пунктлар арасы — 6 километрдан артык.
Өч ел элек аңа Петропавел Бистәсенең почта элемтәсе бүлекчәсен җитәкләргә тәкъдим итәләр. Яңа вазыйфасына карамастан, Ирина Александровна үзенең яраткан эшен дә калдырмый. Хәзер аңа шәхси автомобиле ярдәм итә, ләкин юллар, аеруча кышын, техниканың ныклыгын сыный шул. Тик шулай да көчле кар яву һәм җимерелгән юллар аны туктатмый — почта һәрвакыт вакытында китерелә.
Хезмәттәшләре һәм авыл халкы Ирина Александровнаны җаваплылыгы өчен генә түгел, ә кешелекле булганы өчен дә хөрмәт итә. Ул беркайчан да кулын селтәп китмәячәк, аңлашылмаган квитанцияне аңлатачак, нинди басмаларга язылырга икәнлеген, кыскасы, ул кешеләр белән һәрчак уртак тел таба белә.
«Ирина Александровна — ул шундый хезмәткәр — аңа һәрчак таянырга мөмкин. Бездәге почтага бернинди шикаятьләр дә юк», — дип билгеләп үтте Петропавел АҖ башкарма комитеты секретаре Галина Патрикеева.
«Ул һәрвакыт әдәпле, игътибарлы һәм ярдәм итәргә әзер», — дип өсти клиент Валентина Пантелеевна Васина.
Ирина Александровна өчен почта — эш кенә түгел, ул аның һөнәре дисәң дә була. Аның үз эшенә тугрылыгы, ныклыгы һәм игелеклелеге аны почта хезмәткәре итеп кенә түгел, ә авыл кешеләре өчен чын дус итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев