Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Светлое» күлендә

Якшәмбе мәктәбенә йөрүче укучылар Эко-турпоход үткәргәннәр

27 майда Ленино авылындагы гыйбадәтханә каршындагы якшәмбе мәктәбендә спорт белән актив шөгыльләнүче балалар, туристик Эко-походта булганнар.

«Балалар алдан ук поход ясалачак маршрут буенча җирлек картасын әзерләделәр. Урынга килгәч, алар беренче эш итеп ярны һәм ике аккош урнашкан «Светлое» күлен карап чыктылар. Яр буйлап йөрдек, чүп-чарлар юкмы икәнен тикшердек, һәр җәй монда очып килгән бик матур ак канатлы кошлар өчен азык калдырдык, ә аннары тирә-юньдәге яшел дөнья белән таныша башладык. 

Балалар, аккошларны куркытмас өчен, каты тавыш чыгармаска тырышып, «Хәзинә тап» уенын үткәрделәр, ә аннары табышмакларны чишү һәм туристик темага җырлар башкару конкурсында катнаштылар», - дип яза безгә якшәмбе мәктәбе укытучысы Любовь Сидорова. 

Исегезгә төшерәбез, Ленинода мондый файдалы һәм кызыклы чаралар «Спорт һәм храм - һәркемгә ачык» проекты ярдәмендә уза, аны гражданлык җәмгыятен үстерүгә Президент грантлары Фонды хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев